Казанда ике ир-атның кафедагы ызгышы атыш белән тәмамлана [видео]

-- Алина

18 ноябрь Казанда ике ир-атның кафедагы ызгышы атыш белән тәмамланган. Вакыйганы күзәтүе камералары видеога төшереп алган. Бу хакта Prokazan хәбәр итә. 

Төнге сәгать 3 ләр тирәсендә  Мәскәү районынындагы кафеларның берсендә   32 яшьлек ир-ат травматик пистолеттан 36 яшьлек танышына ата. Видеодан күренгәнчә бер кыз атышны  туктатырга тели. Ир-ат зыян күрүчене якларга теләгән кызның башына суга һәм китә.

Prokazan хәбәр итүенчә, кафеда өч хатын-кыз һәм бер ир-ат ял иткән.  Алар янына  алдагы көннәрдә танышкан тагын бер ир-ат та килеп утыра. Эчкән алкогольдән соң бу яңа таныш кеше үзен агрессив тота башлый, тавыш чыга. Шуннан соң ир-ат  пистолет ала һәм танышына  ата.

Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре килә. Әлеге факт буенча тикшерү бара.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий