Салават Фәтхетдинов тагын бер баланың хыялын тормышка ашыра [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Халыкның шундый әйтеме бар: игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Салават Фәтхетдинов моңа ныклы дәлил булып тора. Балаларга ярдәм белән 30 елдан артык шөгыльләнүче җырчы бүген тагын бер баланың хыялын тормышка ашырган.

Арча интернатыннан Салават Зәкиевич янына кунакка килгән бала артист белән сөйләшеп утырган, чәй эчкәннәр. Аннары спорт машиналарында узышканнар. Рульдә Салаватның улы Рөстәм Фәтхетдинов һәм Россия чемпионы Айдар Нуриев булган.

Әйтергә кирәк, Рөстәм дә әтисе кебек хәйрия белән кызыксына икән. Шундый бер хәйрия концертында җырчы улы турында: “Минем улым да хәзер хәйрия белән кызыксына башлады. Монысы инде сезгә кирәкле әйбер түгел. Бөтен изгелекне дә кеше белеп торырга тиеш түгел. Кеше үзе белеп эшләргә тиеш”, дигән иде.

«Бүген күңелем тыныч, бер изгелек кылдык улым белән. Арча интернатыннан миңа кунакка килгән баланың хыялын тормышка ашырдык. Минем девиз ,,Ни дня без доброго дела‘’ бүген тормышка ашты» дип уртаклаша Салават Фәтхетдинов.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Буген кунелем тыныч, бер изгелек кылдык улым белэн. Арча интернатыннан мина кунакка килгэн бала белэн очраштык. Сойлэштек чэй эчтек. Аннан анын хыялын тормышка ашырдык. Спортивный машинада узыштык. Рульдэ улым Ростэм хэм Россия чемпионы Айдар Нуриев булды. Минем девиз ,,Ни дня без доброго дела ‘’ буген тормышка ашты э сезнеке? Спасибо за поддержку директору Казань ринга @adel_mullahmetov @kznring @aydar_nuriev @rustamfat18

Публикация от Салават Закиевич Фатхутдинов (@salavat_fatkhutdinov_official)

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий