«Тараканнар дәрес вакытында балаларның башына коела» – Түбән Каманың бер мәктәбендә чисталык сакланмый

-- Алина

Түбән Каманың 26  номерлы мәктәбендә тараканнар күп дигән шикаятьтән соң, Роспотребнадзор әлеге мәктәптә тикшерү үткәрә.  Бу хакта «Халык контроле» хәбәр итә.

«- Балалар мәктәптә тараканнарның күп булуына күптәннән зарланалар. Тараканнар дәрес вакытында балаларның башына коела, сыйныфның чүп чиләкләрендә бөҗәкләр йөри, хәтта балалар ашый торган котлетка да тараканнар эләккән, үзем дә мәктәптә тараканнар күргәнем булды. Чарасын  күрүегезне сорыйм!» , дип яза Гүзәл Н.шикаятьтә.

Шикаятьтән соң мәктәптә тикшерү үткәрелә. Тикшерү барышында мәктәптә чисталык сакланмавы ачыклана.

«Мәктәп бинасында  көндәлек җыештыру сыйфатсыз үткәрелә (кайнар цехта өстәл астында һәм  ашау залында азык калдыклары (икмәк кисәкләре) табылды)  Ашау әзерләү һәм ашау бүлмәләрендә тере бөҗәкләр (тараканнар)  йөри. Чиста савыт-саба тора торган урында үле тараканнар ята.» , диелә ведомства хәбәрендә.

Мәктәп җитәкчелегенә штраф сугылды һәм  чисталыкны тиешенчә сакларга күрсәтмә бирелде, дип яза  Progorodchelny

Бәйле