«Иртә буран, кич буран» — Татарстанда һава торышы бозыла

-- Лэйсирэ

Синоптиклар Татарстанда һава торышы начарлану турында кисәтә. Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы актив циклоннар йогынтысында формалашачак. Республика территориясендә буран көтелә, кар яву дәвам итәчәк, диелә синоптиклар фаразында.

Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстанда иртән һәм көндез буран көтелә, юлларда — бозлавык. Шулай ук төньяк-көнбатыш җилнең көчәйүе 16 м/с кадәр фаразлана.

Пәнҗешәмбе көнне көндез уртача һава температурасы 2дән 7 градуска кадәр, җомга көнне 4дән 9 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре фаразлана.

Фото: Бизнес онлайн

Бәйле