«Наябер, кәмпитер, ыстакан»: «Юлдаш» газетасы нинди телдә яза?

-- Julia Julia

1992 елның 2 апреленнән бирле чыгучы «Юлдаш» газетасы укучыларны әнә шулай үз телендә язып шаккаттыра. Газетада басылган язмаларны уку өчен хәзер махсус сүзлек булдырырга кирәк.

«»Юлдаш» газетасы нинди телдә чыга соң ул? Мин аның бик күп сүзләрен аңламыйм. Татар теленә охшаган сүзләр дә очраштыргалый үзе», дип сорау юллаган Рәзилә ханым.

«»Юлдаш» газетасын укырга сүзлек булмагач, язылмадык инде», ди Наилә апа. Халык аптырашта. «Үләм! Йөрәкне бозмагыз әле! Шул яраткан гәҗиттән дә колак кактык, «Юлдаш» шушы яңа телгә күчкәч. Адәм хурлыгы», дип фикерен җиткерә Сәрия ханым.

«Монда бөтен халыкның ачуы килә. Элек ничек булган, шулай чыгарсыннар гәҗитләрен. Косасылар килә укыгач» — дип «Юлдаш»ның кеше аңлый торган телдә чыга башлавына өметләннеп яза Зөлфия исемле укучыбыз.

Бәйле