«Гафу итмәдем» — яшьли инвалид арбасына утырган Миләүшә Зарипованың язмыш сынаулары

-- Лэйсирэ

Янәшәбездә тормыш авырлыкларына бирешмичә, бик зур сынауларга дучар булып та алар алдында сынмыйча, көчле рухлы, тормышны чын күңелдән яратучы Кешеләр шактый. Аларны нәкъ менә шулай — зур хәрефтән атап әйтәсебез килә. Язмабызның герое — Миләүшә Зарипова. Аңа 39 яшь.

Миләүшә Казанда туган, әмма балачак һәм үсмер еллары Башкортстанның Тәтешле райо­нында уза. Әти-әнисе аерылышкач, әнисе аны әбисе тәрбиясенә калдыра. Язмыш сынаулары моның белән генә бетми: студент чагында Миләүшә куркыныч юл һәлакәтенә эләгә. Чәчәктәй яшь кызга инвалид арбасына утырырга туры килә. Ләкин ул бирешми-сынмый. Алай гына да түгел, менә дигән гаилә корып, иң зур хыялы – әни булу бәхетен татый, үз көче белән бизнес булдыра.

Инстаграмын карап баручылар безнең белән һичшиксез килешер, Миләүшә Зарипова барыбызга да үрнәк булырдай, гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Миләүшәнең үзенең тормыш юлы турында язган хатирәләрен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Үзе турында ул болай дип яза (үзгәртмичә бирәбез):

«Бик күп уйланып йөргәннен сон, мин уземнең тормыш юлымны сезгә дә сөйлисем килде. Чөнки бу тормышта яшь кенә булсам да, кургәннәрем бик куп булды. Менә шуларны сезгә бәян итем. Мин узем Казан шәхәрендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Миңа бер яшь вакытта гаиләбез таркалган. Мин әнием белән Башкортстанга кайтып киткәнмен, абыем әтием белән Казан шәхәрендә калган. Шунлыктан минем барлык балалык һәм яшьлек елларым Башкортстанда узды.

Әнием яңа гаилә кору сәбәпле мин әбием белен устем. Беренче класска укырга барганда башка балаларны әнилере озаткан булса, минем әнием исән сау булса да, мәктәпкә әбием озатты. Дәрес хәзерләргә утыргач, әбием миңа булышырга теләсәдә, мин аны тыңламыйча, тушәмдәге такталарны санап утыра идем. Минем игьтибарсызлыгымны күреп әй әрли торган иде әбием.

Әбием эшкә бик батыр кеше иде мәрхумкәем. Ул мине дә кечкенәдән эшкә өйретеп үстерде. Шунлыктан мин бер эштәндә курыкмадым. Җәен уземнән зур торма кутәреп эшкә чыксам, көзләрен зур чиләкләр өстерәп бәрәңге чүпли идем. Аз гына үсә төшкәч яшьтәшләрем урамда уен уйнаганда мин аз булсада акчабыз булсын дип амбарда һәм фермада эшләдем.

Беренче хезмәт хакыма мин кулыма сәгат алып тактым. Сездә сорау туар «Нигә акчаны әбисенә бирмәде икән дип?» Миңа сәгат бик тә кирәк иде, чөнки җәйләрен мин көтү көтәргә чыга идем, ә анда сагатьсез берничектә булмый. 16 яшьләр тирәсендә ипштәшләрем белән кич чыга башладык. Кичке уеннарда рәхәтләнеп биеп, сәгатнең узганын белми дә кала идек. Соңга калып кайтканда, ишектән әбием белмәсен дип песи баласы кебек керә идем. Әби сизсә эш хәрап.Шул вакытта мин авылыбызның бер чибәр егете белән таныштым. Аның торган йорты безнең йортыбыздан ерак тугел,бакча башыннан күренеп тора иде.

Шунлыктан бакчага чүп утарга чыгасы гына килеп тора иде. Чөнки аның гәудәсен күрсәмдә , бөтен тәнемә ут йөгергән кебек була иде. Безнең мәхәббәтебез матур гына дәвам иткәндә, аның гаиләсе минем белән йөргәнгә каршы чыкты.

Кичләрен клубтан озата кайткач алдагы тормышыбызга планнар корып бер –беребезнен жылысын тоеп капка тобендә кочаклашып утыра идек. Минем ин зур хыялым укытучы булу булса, анын хыялы бергә булып балалар устеру иде. Балалар устереп, бергә булу минем дэ зур хыялым иде. Аның мине бер дэ Казанга укырга жибәрәсе килмәде. Э минем авылда калып фермада эшлисем килмәде. Минем бит укытучы булып, шушы уземнең укыган мектәбемә кайтып, укытасы килгән теләгем бик көчле иде. Мин авыр тормышта эбинең бер пенсиясенэ ускән кыз буларак, минем акча эшләп, әбиемне де сөендереп, мул тормышта яшисем килә иде.

Егетемнең әнисе кәнсәдэ жыештыручы булып эшләде. Бер көнне әнисе эштән сон, кәнсәдән утны сундерергә оныткан, шул көнне егетем килде дә, «Әйде әле минем белэн, кәнсәнен утын сундереп кайтыйк әле»,-диде. Кәнсә дип безнен якта бөтен авылга бер телефоны булган, шунда килеп зарплата тарата торган, кечерәк кенә бер булмәне әйтәләр иде. Без шулай итеп утны сундерергә киттек. Утны сундереп, китәргә жыенганда шул ваккытта ишектән егетемнен әтисенен ике апасы кереп егетемне сугәргә тотындылар. «Купме әйтерге була сина? Ник бу кыз белән йөрисен? Син уз тинеңне табарга тиеш бит инде»,- дип аңа ташландылар. Егетем тегеләрне тынычландырмакчы була. Анын саен апалары ныграк кызалар. Шунда миңа берсе «Бар син эбиеңне кара хәерче»,-дип әйтүе булды, егетем кәнсәнен бөтен веранда тәрәзәсен коеп төшерде. Егетем ярсып «Минем тормышка кысылмагыз»- диде. Мин бит гап -гади, әби белән ускән, бер эйберсез кыз бала идем. Ә аларнын семьялары хәлле иде. Шушы хәлләрдән сон безнен аралар суынды. Мина бу егет белән йорергә юл ябык икән дип, мин Казанга укырга киттем. Ә ул эчугә сабышты. Мин Казанга әтием янына килдем. Казанга килгәчтә мин аның турыда, авылдашларымнан белешеп тордым. Һэм тагында упкынга тәгәрәвен ишеттем. Мин беренче елны укырга керә алмагач, документларымны кулинар учелищесына тапшырдым һәм шунда укый башладым. Каникуллар житкәч, мин авылыма кайттым. Авылга кайткач ул минем янга килде, исерек иде, минем исерек белэн сойлэшәсем килмәде.

Улларынын, туганнарынын эчеп упкынга тэгэрэвен куреп, мина начар сузлер кычкырган апалары гафу сорап, гафу утенеп эбием оене килделэр. Эмма мин гафу итмэдем. Мин янадан Казанга киттем. Кулинария училищесын бетергэч, мин ужэтлегем белэн барыбер уз телэгеме ирештем. Укытучылыкка укырга кердем. Укырга кергэнче шушы бер елым Казанда бик авыр узды. Чонки туган ягым ерак, ярдем итэр кешем юк, эбием белэн усеп, этием ерак булгангамы, ул да мина ярдэм итэм дип тормады. Холодильнигымда кайбер коннэрне жиллер уйный иде. Бер почмагында аз гына калган маргарин мае хэм ипи кисэге була торган иде. Нишлэптер эби белен торганда да, эбиемнен эше куп булгангадырмы, минем эшем куп булгангагадырмы мин ашарга пешере белми идем. Шунлыктан Казанга килгэч уз башыма тошкэч бу мина ашарга пешерэ белмэвем бик авыр булды. Шуна курэ бугенгесе конде уз башымнан узганга курэ ,кызымны ашарга пешергэнде гел уз янымда ойретем».

ДӘВАМЫ БАР

Фото: инстаграм

Бәйле