— Ничек инде, син китәсең? Безне бөтенләйгә ташлапмы? Без синсез ничек яшәрбез соң? Ышанмыйм, бу һич тә мөмкин түгел, – дип өзгәләнде хатын, күз яшьләренә төренеп. 

— Әйе. Мин башканы яратам. Сез туйдырдыгыз мине. Балаларның елау-кычкыруларыннан гарык инде! — Алар бит — синең балаларың! Алар әле нарасыйлар. — Җитте! Син дә көннән-көн симерәсең, ямьсезләнәсең!

— Кече улыбызны яңа гына таптым ич, әле савыгып та җитмәдем. Тиздән үз гәүдәмә кайтырмын бит, тырышырмын.

— Әйттем бит, китәм дип, димәк – китәм! – дип кычкырып, аягына килеп ябышкан хатынын бар көче белән читкә этте. Стенага башы белән каты бәрелүдән хатын үксеп җибәрде. Тик, кычкырыш тавышларга уянган 2 яшьлек улының  йөзендә курку чаткыларын күргәч, еламыйча, тешләрен кысып, эчтән генә сыкранды. Шул мизгелдә аның белән әллә нәрсә булды, әйтерсең, бар дөньясы асты-өскә килде —  ул күңел түрендә бик мөһим дип санаган кылның шартлап өзелгәнен сизде. “Ничек соң бу? Түбәнсетүгә түзмәде, әллә улым өчен куркудан? Ул хис булмагач, бергә яшәүдән ни мәгънә?!” – дигән йөгерек уйлар биләде җанын. “Юк, балаларым хакы өчен, бу хәл кабатланырга тиеш түгел!” — дигән карарга килеп, хатын торып басты да, бар ихтыярын бер йодрыкка алып, тыныч кына:

— Ярар, кит! Әмма кирегә әйләнеп кайтмаячаксың. Шуны да бел –  нинди генә авырлыклар кичерсәк тә, беркайчан да сиңа килеп ялынмабыз, — дип, икенче бүлмәгә, елаган 5 айлык улы янына ашыкты. Хатыныннан һич тә көтелмәгән сүзләр ишеткәч, ул хәтта югалып ук калды. Туктамастан шалтыраган телефонына:

— Алло, әйе? Киләм, дидем бит, хәзер килеп җитәм! – дип акырды. Аннары котырынган ир балаларына ялгыш караш та ташламыйча, чемоданын тотып, ишекне каты итеп ябып чыгып та китте. Ә хатын нарасыйларын кочагына сыендырган килеш, иң якын кешесен югалту ачысын эчкә йотып, ире чыгып киткән ишеккә яшерен өмет белән озак текәлеп карап торды.

Бу көннән соң 5 ел вакыт үткән.

— И Ходаем, йөрәккә җитте бит бу хатын! Өйгә кайтасы да, аны күрәсе дә килми. Паркта утырып бераз ял итеп алыйм әле, — дип, тормышның мәгънәсен тапмаган кыяфәтле бер ир-ат уен белән мавыккан малайлар янына килеп эскәмиягә утырды. Балаларга карап ул ни өчендер көрсенеп ук куйды.

— Кызык, минем балаларым хәзер ниндиләр икән? Зурлардыр инде. Ә әниләре? Сүзендә торды бит, бер мәртәбә дә шалтыратмады, ялынмады-ялвармады да. Горур булып чыкты шул, – дип, үткән тормышын күңелдән кичерде. Бераздан йөзендәге киеренкелек әкренләп елмаюга алышынды.  Бер-берсенә тамчыдай охшап торган малайлар кемнедер хәтерләтә иделәр аңа. Тик кемне? Берсенең сөйләшкәндә сул колак яфрагы белән уйнавы да шул хәтле таныш аңарга.

Шул вакыт ир үзенә таба якынлашучы, кайчандыр, ә бәлки, икенче тормышындадыр, бар дөньясын оныттырган, күпме татлы сагыш, бәхет бүләк иткән шундый якын, кадерле булып хәтеренең бер почмагында сакланган силуэт күреп исәнгерәп китте:

— И Ходаем, бу бит – ул! – дип ярсыды ул. Әлеге балаларның хатынга таба йөгергәннәрен күргәч, күңелен таныш булмаган шатлык биләп алды. Ул түзмәде, кыюланып, яннарына барды:

— Сәлам! – дип хатынның матур йөзенә текәлде.

Аптырашка калган хатын бары тик:

— Исәнме – дип кенә әйтә алды.

— Мин бик, бик шатмын сине күрүгә. Ә болар минем улларыммы?!

Хатын үзен бик тиз кулга алып:

— Мөһим түгел, хәзер моның бернинди дә әһәмияте юк! – дип җавап кайтарды.

— Мин шуны әйтергә теләгән идем — диде ул нәрсәгәдер өметләнеп.

— Син барын да 5 ел элек әйттең инде, — диде хатын сөйләшүгә чик куеп. Шул чак, каядыр югалып торган балалар: “Әти!”- дип кычкыра-кычкыра алар ягына йөгерделәр. Мондый бәхетне һич тә көтмәгән ир нишләргә дә белмәде. Йөрәгендә кинәт моңа хәтле таныш булмаган ата назы кинәт кабынды. Аның балаларын, җан кисәкләрен, тизрәк кочагына алып иркәлисе, сөясе, аннары күккә хәтле чөеп, аларның ваемсыз кычкырып көлүләрен ишетәсе килде. Юк, бу хәлгә аның йөрәге түзмәс, хәзер урыныннан сикереп чыгар төсле. Ул аларга тизрәк кочагын җәйде, ләкин малайлар йөгереп үтеп, каршыларына ашкынган ят ир кочагына барып ташландылар. Балаларны ул сөйде, ул назлады һәм һавага ул чөйде. Өстәвенә хатынын килеп үпте!

— Кадерлем, таныштыр инде безне? – дип елмайган иргә карап нәфрәтләнде ул, күрә алмаслык булды. Әллә көнләште инде?

— Юк, ул безнең шәһәрдә беренче мәртәбә икән, миннән, якында нинди кибет бар, дип кенә сорады, — дип, авызын колагына хәтле ерып, карашы белән кочып алган иренең ап-ак күлмәгенең якасын төзәтеп куйган булды. Аннары:

— Әйдәгез, тизрәк кайтыйк, мин тәмле бәлеш пешердем, суынадыр инде, — дип иренең җылы, ышанычлы кочагына сыенды. Ялгызы басып калган абыйны жәлләп 7 яшьлек малай:

— Абый, кибет әнә, шул якта, — дип бармагы белән төртеп күрсәтте дә үзенекеләр артыннан чапты. Ир аңа:

— Рәхмәт – дип кенә әйтә алды. Тамагына килеп тыгылган төенне йота-йота артларыннан озак карап торды ул. Шундый кадерлеләр дә иде алар, шул ук вакытта таныш та түгелләр, шундый ятлар да…

 

 

 

Рәүфә Кангазина "Язмышмы? Ялгышмы?"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий