Аспирин яман шеш авыруына каршы көрәшә?

-- Лэйсирэ

Лид университеты галимнәре аспирин һәм эйкозапентаен кислотасы эчәк яман шеше куркынычына дучар булган пациентларда полиплар санын киметергә ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килгән. Тикшеренүләр пресс-релизы MedicalXpress порталында урнаштырылган.

Клиник сынауда 700дән артык кеше катнашкан, дип хәбәр итә РИА Новости. Аларны дүрт төркемгә бүләләр. Беренче төркемдәгеләр ел дәвамында көн саен 300 миллиграмм аспирин, икенчеләре — ике грамм эйкозапентаен кислотасы, өченчеләре — ике препаратны бергә, дүртенчеләре — плацебо эчә.

Колоноскопия үткәргәннән соң, экспертлар беренче төркемдәге пациентларның полиплар саны башкалар белән чагыштырганда 22 процентка кимүен ачыклаган.

Галимнәр аспиринның яман авыруга каршы йогынтысын билгеләү өчен, өстәмә тикшеренүләр үткәрергә кирәклеген ассызыклый.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле