71 яшьлек Бари Алибасов 80 яшьлек танылган актрисага өйләнә

-- Алина

71 яшьлек музыкант, композитор һәм продюсер Бари Алибасов 80 яшьлек танылган актриса Лидия Федосеева-Шукшинабелән өйләнеште. Бу турыда «Газета.ру» хәбәр итте.

Моңа кадәр алар ике дистә ел чамасы бергә яшәгән инде. Никахлашу тантанасы Мәскәүдә узган.

Бу — Бари Алибасовның алтынчы никахы, Лидия Федосеева-Шукшинаның исә бишенче тапкыр кияүгә чыгуы.

Алибасов сүзләренчә, Федосеева-Шукшинага карата аның хисләре 1994 елдан бирле сүнмәгән. Ул «беркайчан да,бер кем белән дә шундый күңел якынлыгы, ихласлыгы һәм ышаныч тоймадым», ди.

Федосеева-Шукшина һәм Алибасов 1995 елда очраша башлаган. Берничә елдан соң алар аерылышкан, ләкин дус булып калганнар. Хәзер алар никахларын рәсми рәвештә теркәгән.

Бәйле