Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев Инстаграмда Сәкинә Шәймиева белән 90-нчы елларда эшләнгән видеоәңгәмәсен урнаштырган. “Ул үзенең хатын-кыз бурычын җиренә җиткереп башкарды. Без аны Президентны хөрмәт иткән кебек ярата идек”, дип яза Асаф Вәлиев.
Җырчы Сәкинә Шакир кызыннан: “Әгәр бөтен дөньяда ил башлары булып хатын-кызлар гына торса, дөнья күпкә үзгәрер идеме?” дип сорый.
“Хатын кыз – тормыш чыганагы, ана, тәрбияче, гаилә нигезе. Әгәр дә барлык хатын-кызларыбыз шушы табигый бурычларын җиренә җиткереп башкарсалар, аларның җәмгыяттә тоткан урыны президентлар хезмәтеннән дә ким булмаячак дип саныйм”, дип җавап бирә Асаф Вәлиевка Сакинә Шәймиева.