«Ирем мин хастәханәдә яткан арада чит хатынны йортка керткән, балаларны авылга кайтарып ташлаган»

-- Алина

Бер көнне урамда ялгыш кына, дөнья мәшәкатьләре белән соңгы елларда озак аралашмыйча торган, күптәнге танышымны очратым. Шатланышып күрешеп, хәлләр сораша торгач, ире белән яшәмәгәне, хәзерге көндә ике баласы белән авылда, әти-әнисе янында икәнен белдем.

“Нәрсә булды соң?” – дип аптыраганга: “Борчылма, Марат исән-сау, тик ул безне ташлады гына” – диде ул моңсу елмаеп. “Ничек?  Марат бит “редкий семьянин”, аракы эчү түгел, тәмәкесен дә тартмый, синең әйткән сүзеңнән чыкмый, балаларыгыз, синең өчен үлеп тора иде” — дип тездем, Маратны акларга тырышып. “Үзем гаепле! Артык беркатлы булганмын. Әмма тормыш өйрәтте — “подлость” дигән сүзнең төп мәгънәсен дә аңлатты”, — дип йөзен читкә борды ул.

Алсу белән тулай торакта бүлмә аша гына яшәдек, эч серләребезне яшермичә, кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып, кайвакыт кисәк ипине, соңгы бәрәңгене ике гаиләгә бүлеп, беребез әйбер алганда, хәтта соңгы тиенебезгә хәтле чыгарып сала идек. Күңеле һәрвакыт саф булды, кешегә яхшылык эшләр өчен дөньяга туган дип уйлый идем мин аның турында. Менә шундый дустымның эчендә хәзер нинди давыл уйнаганын сүзсез үк аңладым. Битендә, вакытсыз барлыкка килгән җыерчыклар, күзләренә кереп тулган сары сагыш, чәч төпләрендә буяуның, аерылып, кызылрак булып торуы да Алсуның зур кайгыга дучар булганына ишара итә иде. Сөйләшү озакка сузылачагын аңлап, без якындагы кафега юл алдык. Кереп урнашып, заказ та ясагач, Алсу сүзен дәвам итте. “Сездән соң, без дә фатир алдык. Тулай торакта күршеләр белән аралашып яшәгәнгә, ят җирдә өйрәнеп китәсе авыррак булды. Ул вакытта синең белән дә элемтәне югалткан идем. Күршедә яшәүче Гүзәл исемле хатын белән танышкач, күңеллерәк булып китте.

Ире дә бик акыллы, эшчән, кайгыртучан кеше, тик балалары гына юк иде. Сәбәбен Гүзәл 16 яшендә бала төшергәннән соң барлыкка килгән өзлегүдән дип аңлатты. Ул безгә бик еш кереп йөреде, якын дустыма әйләнде.  Маратка, күрәсең, ошамаган булган, аның миңа: “Гүзәл нишләп безгә синең өйдә юклыкны белә торып керә?” – дип берничә тапкыр әйткәнен дә хәтерлим хәзер, ә элек көлә генә идем. Аның сүзләрен вакытында ишетмәгәнемә бүген дә үкенәм, ләкин терсәкне тешләп кенә булмый инде. Мин бит аларны йокы бүлмәбездә, ятагыбызда тоттым” – дип Алсу тынып калды. Ничек җаны әрнегәнен бөтен тәнем белән тойганга, күзләренә карарга кыймыйча, башымны игән килеш, “тып-тып” итеп килеп төшкән әче күз яшьләрен өстәлдә яткан кәгазь салфетканың ничек үзенә сеңдерә барганын күзәттем.

Алсу бераз тынычлангач: “Нинди каты бәгырьле, намуссыз кеше булырга кирәк, хатының, балаларың белән яткан “изге җир”гә чит кешене кертеп салырга! Мин моны ничек тә аңламыйм! Дүрт ел вакыт үтте, ә мин аны яратып сыйпаган кулларым белән ятларга бүген дә кагыла алмыйм, ә ул! Гаиләсен яраткан кеше мондый кабахәтлекне беркайчан да эшләми дип уйлыйм”, — дип сөйләвен дәвам итте ул. “Иң аянычы – мин бит Маратны гафу иттем. Балалар хакына дип әйтсәм, ялган булачак – дөресе, аннан башка яши алмаганым өчен. Аннары ике бала белән кая барам, кемгә кирәгем бар дип тә уйладым, әти-әни каршында оят иде, кеше сүзеннән дә курыктым. Гүзәлнең ирен дә җәлләдем, шундый яхшы күңелле кеше бит ул. Ә Гүзәл? Менә дигән иргә мөгезләр куярга! Әгәр үзем тотмаган булсам, хатыннарның ир өстенә йөргәненә бер дә ышанмаган булыр идем. Марат белән ватылган чынаякны ябыштырырга тырышып та карадык, булмады гына. Ул танымаслык булып үзгәрде, балаларга да суынды. Өйдә кеше ышанмаслык кызык хәлләр башланды: саклап кына куллана торган бит кремым юкка чыккан җиреннән кабат урынына килеп утырганына исем китмәгән булса, киселгән күлмәк-җәймәләр, әллә нинди төргәкләр килеп чыга башлагач, уйга калдым. Шул вакытта битемә төрле җәрәхәтләр чыгып, кубарыла ук башлады, җирдә яшәүнең ямен тапмадым, хәлсезләнеп урын өстенә аудым. Озак больницада дәвалансам да, савыгып җитә алмадым. Сәбәбен врачлар стресстан диделәр, учлап-учлап тынычландыргыч дарулар эчтем, тик файдасын гына күрмәдем.

Башымда уйларым гел үлү турында булды, тик балаларымны өзелеп яратуым көчлерәк булды, ахры, –  әзерләп куйган бау, бер уч йокы даруы, аш серкәсе дә аларга булган мәхәббәтемне җиңә алмадылар. Бу хәлемне  мин бүген дә сиңа аңлатып бирә алмыйм. Иреңә, Гүзәлгә үҗәтләнеп, аларны куркытыр өчен кылангансың, дип уйлыйсыңдыр? Син бит мине беләсең, шуңа сиңа аңлатырга тырышып әйтүем — бу көч минем үземнән тормый иде. Ярый әле апам хәлемне аңлап, карышуларыма карамыйча, бер татар әбиенә алып барды. Бары тик ул гына мине догалар укып, аякка бастыра алды.. Ә Марат мин больницада яткан арада Гүзәлне йортка керткән, балаларны авылга, минекеләргә кайтарып ташлаган. Шуннан бирле аның белән очрашкан юк әле. Аны шешә белән бик үк дуслашкан, Гүзәл инде аңа мөгезләр куя икән дип сөйлиләр, бәлки, дөрес тә түгелдер”, — дип Алсу сүзен тәмамлады. Арада авыр тынлык урнашты. Мин дустымны юатырлык сүзләр таба алмадым. Шул чак Алсу үзен кулга алып: “Елап, үземне җәлләтеп утырырга, дустым, вакыт юк шул, миңа әле ике баланы аякка бастырасы! Әрнү-сагышлар артта калдылар, хәзер мин туачак көнне кайгыртып яшим. Авылда кибет ачтым, шунда эшлим” – диде элекке кебек эчкерсез елмаеп. Аннары без балаларыбыз, тормышыбыз белән “мактанып”, үткән бәхетле көннәрне искә төшереп озак кына сөйләшеп утырдык. Шул арада Алсу кинәт: “Син бит язасың, яз әле минем сөйләгәннәрне газетага, кем белә, бәлки, минем язмыш кемгәдер “урок” булыр. Элек әбием: “Куеныңда яткан иреңә дә ышанырга ярамый” һәм тагы “Ирләр ишек тоткасына тотыну белән, хатыным юк дип кычкыралар имеш”, дип әйтә торган иде. Күрәсең, ирне генә түгел, иптәш кызларны да зур саклык белән сайларга һәм аларга бөтенләйгә ышанып куярга ярамый икән.” – диде. Туйганчы сөйләшеп, телефон номерлары белән дә алышкач,  Алсу бик мөһим нәрсәне әйтергә онытканын абайлап, кабат миңа борылып: “Күптән түгел Гүзәлнең ире мине эзләп килгән. Зиннур да бит минем кебек түбәнсенүләр кичергән кеше. “Элек тә сиңа соклана идем, тик беркайчан да дустым хатынына сүз катырмын дип уйламадым. Биредә безнең гаеп юк бит, бар җитешсезлегебез – тиешле дәрәҗәдә игътибар күрсәтмәгәнбездер. Балалар өчен курыкма, алар миңа үземнекеләр шикелле, алар да мине ят күрмиләр иде кебек”, — диде. Ә мин: “Сиңа кияүгә чыксам, Гүзәлдән ни җирем белән артык булам соң!” – дип җавап бирдем. Шулай да ул миңа ашыкмаска, яхшылап уйлап карарга киңәш итте” – диде дә автобус тукталышына таба атлады. Мин аның артыннан, ап-ак карга нечкә үкчәләре белән нык баскан эзләренә карап: “Теләсә кем, ләкин Алсу мондый язмышка һич тә лаек түгел иде!” – дип пышылдадым. Шул чак колагыма ераклаша барган дустымның аяк тавышлары: ”Яз-мыш-тан-уз-мыш-юк-шул” дигән кебек булып ишетелде.

 

 

 

 

Рәүфә Кангазина "Язмышмы? Ялгышмы?"

Бәйле