Машина йөртү таныклыгы алу өчен уку бәясе күпмегә артачак?

-- Алина

2019 елда Россиядә автомәктәпләрдә уку өчен түләү бәясе уртача 10 процентка артачак. Бу хакта  «Известия» газетасы яза.

Шул ук вакытта, уку өчен формаль түләү шулай ук кала. Әмма укучыларга бензин һәм машина йөртү сәгатьләре өчен өстәмә түләргә кирәк булачак.

Нефть компанияләре бензинга бәяне,торак-коммуналь хуҗалыклар хезмәтләргә бәяне арттырмаган очракта бәяләр артмаска да мөмкин, дип белдергән машина йөртүчеләрне өйрәтү һәм тест үткәрү милли эксперт советы әгъзасы Александр Лыткин.

Әлегә кадәр автомәктәпләрдә уку өчен түләү бәясе 20 меңнән 30 меңгә сумга кадәр иде.

 

Бәйле