«Карамалы-Гобәй» җыры кемнеке? — «урланган»диючеләргә Ришат Төхвәтуллин Татар тудей аша җавап бирде

-- Julia Julia

//Юлия Насыбуллина//Tatar Today//

«Tat_plagiat» үзенең инстаграм битендә Ришат Төхвәтуллинның әнисе иҗат иткән «Карамалы-Гобәй»нең NEK &CLAUDIA & DEMARCD башкаруындагы «Orice Mi-ai Cere Tu» җырының күчерелмәсе булуын раслаучы видео урнаштырган.

Чит ил һәм рус эстрадасындагы җырларны урлап, үзгәртеп, халыкка үзләренеке дип тәкъдим итүче татар-башкорт җырчыларын инстаграм дөньясына фаш итү белән шөгыльләнә башлаган «Tat_plagiat» аккаунтының Элвин Грейны җыр үзләштерүдә гаепләве һәм башка җырчыларны кисәтүе хакында әле күптән түген генә язган идек.

«Без бәйсез музыка экспертлары. Татар-башкорт эстрадасында плагиат очраклары күп булуын сизеп алдык. Җырчыларның кеше җырларын үзләренеке итеп күрсәтеп тамашачыны алдалауларын теләмибез», дип аккаунтны алып баручы кеше «Tat_plagiat»ның эшчәнлеге турында аңлатма бирде.

— Моның өчен җырчыларга нәрсә булачак? — дигән сорауга: «Үзегез күрерсез», дип җавап кайтарды.

Ришат Төхвәтуллинның «Карамалы-Гобәй» җыры чыннан да урланганмы, юкмы икәнен белү өчен җырчының үзе белән элемтәгә кердек.

«Бу җыр мин студент чагында иҗат ителде, әле ул вакытта популяр җырчы түгел идем. Әйе, «Карамалы-Гобәйнең» көе төрекнеке. Мин моны бер вакытта да яшермәдем, үземнеке дип тә күрсәтмәдем. Сүзләрен әнием Розалия Төхвәтуллина иҗат итте. Мин монда бернинди урлау, плагиат очрагын да күрмим. Хәзерге вакытта чит ил җырларының көйләренә сүзләр яздырып, җыр иҗат итү белән шөгыльләнмим. Бүгенге көндә без профессиональ композиторлар белән генә эшлибез», диде Ришат Төхвәтуллин.

Бәйле