«Әни икенче әти алып кайтты. Алар көн саен аракы эчәләр» [гыйбрәт өчен]

-- Алина

Редакциянең дүртенче катында соңгы тәрәзәдә ут сүнде. Нурсөя ташландык, иске 3-4 катлы йортлар яныннан бүген дә үз уйларына бирелеп салмак кына өенә атлады. Шул мәлне кай яктандыр үксеп бала елаганын ишетте. Үзенә үзе ышанмыйча шул тавышка колак салды. Елаган тавыш йорт хәрабәләре арасыннан ишетелә иде. Нинди бала булыр бу вакытта, соңдыр инде? Нишләп кергән ул анда? Бер-бер артлы аның башында төрле сораулар кайнады. Эш сәгате бетүгә карамастан, Нурсөя кабинетында 2 сәгатъ тоташ редакциягә килгән хатлар белән утырды. Хәзер унберенче яртылар чамасы хичшиксез бардыр инде. Хатын тавыш килгән якка таба китте.

—         Әй, үскәнем нигә елыйсың? Нәрсәгә дип кердең монда, кил әле бирегә?—дип, үз янына чакырды.

Елаган тавыш бераз басыла төште, ләкин җавап ишетелмәде. Нурсөя тагын дәште: “Девочка иди сюда, ты русская, не молчи пожалуйста?!”

Акрын гына соңгы трамвай узып китте. Салонда бер кеше юк. “Ярдәмгә килүче дә булмас инде, туктале үзем керим янына”, дип кыюланып тәрәзәдән эчкә үтте. Бинаның эчендә күзгә төртсәң күренмәслек дөм караңгы иде. Абынып егылмыйм диеп акрын гына, почмак якта ыңгырашкан тавышка атлады. “Җавап бир инде сабый, ни булды? Курыкма мин ярдәм итәргә генә телим”. Бала куркып кына:

—         Апай, мин монда, аягым кысылды,-диде. Нурсөя капшап карый-карый баланың аягын иске шкаф астыннан алды. Икесе дә җиңел сулап куйдылар.

—         Апай, минем исемем Мәрьям. Ә сезнеке?

—         Нурсөя мин, алтыным. Эштән кайтуым иде, синең тавышны ишетеп кердем менә.

—         Нурсөя апай сез бик әйбәт әнидер?

Нурсөя елмаеп:

—         Бәлки, ә син нигә диеп монда кердең курыкмыйча?

Алар урамның якты ягына чыктылар. Бу сөйкемле генә 6-7 яшьләрдәге кара чутыр кыз бала иде. Ул аңа күз йөртеп чыккач сүз башлады.

—         Мәрьям! Кайсы урамда торасың, өеңне беләсеңме? — диде. Әти-әниләрең югалтканнардыр инде сине. Кара инде өс-башларың да буялып беткән, кайтарып куярмын, — диде.

Бала куркынып, Нурсөягә сыенды. Нурсөя Мәрьямне җитәкләп алды. Кыз бераз дәшмичә торганнан соң көтмәгәндә олылар кебек җитди итеп сөйләп китте. “Мин үз әтиемне белмим дә, булгандырмы ул юкмы? Ә әни икенче әти алып кайтты. Алар көн саен аракы эчәләр. Исергәч мине җәберли, кыйный башлыйлар. Син бала түгел, ялкау имгәк син, “сука” маңкаңны агызып торма елап, бар посудаларны юу, потом на смену пойдешь”, диләр. Бөтен өйдәге эшләрне миңа эшләтәләр. Яңа әтинең авызына сигарет каптыру, шырпы сызу дисеңме, тагын әле мин керләрен дә юам, көн саен шулай. Әни дә җәлләми ичмасам, мин бит аның кызы. Мин бит яратам аны, эчмәсен иде ул. Ләкин ул мине хәер җыярга чыгара. Җир асты юлының баскычында миңа акчаны күп бирәләр, жәллиләр кешеләр. Ә әни белән теге урыс абый бер дә эшкә бармыйлар, икесе дә гел өйдә яталар. Минем җүнләп ашаганым да юк, юынганым да юк. Әни әйтә: “Юынып чиста күлмәк белән чыксаң сиңа бер тиен дә бирмиләр”, дип юындырмый.

—         Апа карагыз әле, минем чәчләрем дә коела никтер?!

Мин аның башына игътибар итмәгән идем, башындагы ярты чәче юк инде нарасыйның. Тире авыруы йоктыргандыр мескенем, дип уйладым эчемнән. Ул баланың сөйләп бетергәнен көттем.

—         Бер көнне теге абый мине алдына утыртып сөя башлады, “Син матур кыз икән минем караватта йокларсыңмы”, диде. Шул вакытта аның күзләрен күрсәгез апа? Мин шундый курыктым! Әле ярый әни кайтып керде кибеттән, шунда гына аның көчле кулларыннан котылдым. Әни әйтә:

—         Дима, җибәр баланы, сиңа мин генә җитмим мени дуңгыз, диде. Аннан өстәлгә сало, ипи кисеп куйдылар, аракы салып эчтеләр. Әни хәзер аш  та пешерми. Башта әни бик әйбәт иде минем, ләкин…

Ул көнне алар бик каты исерделәр. Мин кухняда табак-савыт юа идем, ялгыш бокал төшеп ватылды. Икесе дә йөгереп керделәр дә мине тузан кага торган таяк белән кыйный башладылар. Аркаларым авырта, башларым әйләнде. Аннары кладовкага ябып кудылар. Мин хәтта бер кисәк ипи белән сало да эләктереп кала алмадым. Суыкта бик озак утырдым елап. Елаганда тавышым чыкмасын дип чүпрәк каплап тордым. Алар гырлап йоклап киткәч, мин ишекне каты итеп эттем. Терәп куйган әйбер чүп чиләге булган, ул авып китте. Мин әкрен генә чыктым да качтым.

Кайтмыйм мин анда!!! Апа җаным, зинһар өчен кайтармагыз! — дип Мәрьям үксеп елый башлады. Мин акылымны җыя алмыйча, хушым китеп баланың күзләренә карадым. Аның яшьле күзләре кайгы-сагыш, авырту-газаплар белән тулы иделәр. “Гүя алар минем ни гаебем бар соң, әй кешеләр”, дия иде. Мондый вәхшилекне ишеткәләгәнем булса да, бу баланың сөйләгәннәре бик нык тетрәндерде мине. Мин Мәрьямне күкрәгемә кысып кочакладым, юк балам кайтармыйм, бирмим мин сине аларга дидем. Без өйгә кайтып җиттек. Мәрьямне ваннада яхшылап юындырдым да кичке ашны ашадык. Залга урын җәеп йокларга салдым. Тамагы тук сабый чиста урынга баш төртүгә йоклап китте. Минем күземә йокы кермәде. Иртәнге якта дус кызым, өлкән лейтенант тикшерүче дип атыйммы — Розалиягә шалтыраттым. Өстән-өстән генә хәлне аңлатып биргәч, ул безгә килергә булды. Кулында апасы Рәхилә кызларының кечерәйгән киемнәре иде. Нурсөя дустым, гаеп итмә бик яңа түгелләр әлегә ярап торыр дип алып килдем. Без Розалия белән кухняда озак сөйләшеп утырдык. Шундый дус, ярдәм итүчем булганга мин бик сабыр һәм тыныч идем.

—         Дустым карале, син үзеңдә кайгы-хәсрәт кичердең, 4-5 ай элек кенә ирең Ралиф белән улың Ринатны югалттың. Нигә дип әле бу баланы үзеңә алмаска, опекага дим. Аннары кызны ошаттым дип үзең дә әйттең бит.

—         Әйе, бәлки, Мәрьям талисманым кебек гел янымда булыр иде. Ул миңа бик якын һәм без аның белән охшашлар, кайгы дәрьясыннан чыкканнар.

Бу сөйләшүләрдән соң күп җәйләр үтте, сулар акты. Ә вакыйгаларның ахыры кемнәр өчендер яхшы, кемнәр өчендер үкенечле тәмамланды. Суд Мәрьямнең әнисен аналык вазыйфаларыннан мәхрүм итте. Ә үги әти кеше үз срогын алып төрмәгә ябылды. Ул квартирлар басып йөрүче карак булган. Судтан соң ярты еллап вакыт үткәч Мәрьямнең әнисе ялган аракы эчеп агуланып үлде. Кыз хәзер медколледжда белем ала. Мәрьям сабыр, мәрхәмәтле, тырыш булып буйга җитте. Бу зифа буйлы туташны танырлык та түгел инде. Балачакта алган “җан ярасы” тәнендә тартыла төзәлә иде инде.

 

 

 

Миләүшә Маликова, "Язмышмы?Ялгышмы?"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий