«Әдәп саклап, “кияү”сез калдык»

-- Алина

Апа белән икебез дә бик яшьли тол калдык. Ярый әле аның балалары бар. Ә миңа андый бәхет эләкмәде. Ирем белән ике елга якын гына яшәп калдым: аны миннән каты авыру тартып алды. Ирем үлгәч: “Балабыз да булмады, ичмасам, әле ярый сабыем бар дип куанып, якты киләчәккә өметләнеп яшәр идем”, – дип, туйганчы еладым.

Еллар узган саен бәхетсез ялгызлыгыма ияләшә башладым. Кайвакыт: “Син бик акыллы, сөйкемле хатын, нигә тәртипле ир тапмыйсың?” – дип, аптырашта калдыралар. Мәгънәсез сорау бит инде бу: бик табар идем дә, асыл ирләр юлда аунап ятмыйлар шул. Юньле дигәненә хатыны чытырдатып ябышып тора. Апа белән дә гел шул турыда сөйләшәбез. Ул да, мескенем, тормышын җигелеп тарта. Җизни үлгәннән соң өч баласын берьялгызы аякка бастырды. Ире белән бергәләп шәһәр читендә төзи башлаган йортны җиткезеп бетерү дә аның өстенә калды. Тәки салып бетерде бит! Мунчасы да, бакчасы да бар. Ял көннәремдә апага булышырга барам. Иртә яздан кара көзләргә кадәр аның бакчасында бергәләп эшлибез. Бервакыт шулай түтәлләр казый идек, күршеләренең бакчасында бер ирнең мәш килеп эшләп йөрүенә игътибар иттем. Әле моңарчы күренгәне юк иде аның. Апа: “Минем күршем. Әле яңа гына күченеп килде. Гел бер үзе. Бала-чагасы да, хатыны да күренми”, – дигәч, мин моны гел күзәтә башладым. Ярыйсы гына ир. Буйсыны да, кыяфәте дә, үз-үзен тотышы да бик күркәм тоелды. Буш вакыты булды исә, ул да безнең кебек гел бакчасында казына. Койма аша булса да исәнләшә башладык. Аралашасы, үзен якыннанрак беләсе килә, кыюлык җитми. Аның да бездән читенсенгәне күренеп тора. Апага: “Бел әле, кем икән, син танышсаң әйбәт булыр иде”, – дидем. Ул: “Минем өч балам бар, ә син ялгызлыктан башыңны кая орырга белми йөрисең, менә сиңа бик әйбәт булыр иде”, – дигәч, оялуымнан әллә нишләп киттем. Сүзсез калдым. Хис дигән нәрсә бөтенләй сүнмәгән икән әле. Йөрәк депелдәп алды. Бар кыюлыгымны җыеп: “Ярар, миңа тәтесә дә бик яхшы булыр”, – дигәч, апа икенче яктагы күршедән әлеге ялгыз ир турында сораштыра башлады. Өйләнгән кеше түгел, бик акыллы, эшчән, төзү оешмасында начальник булып эшли икән. Инде моның өчен эчтән генә яна башладым. Апага сиздерү юк. Башлап танышырга оялам. Бакчада эшләгәндә күз кырые белән генә күзәтәм. Кайчагында карашлар очраша да, икебез дә уңайсызланып куябыз. Шулай йөри торгач, матур язлар, ямьле җәйләр үтеп китте. Апаларга баргач, күрше ирен бакчасында күрсәм, күңелемне бәхет баса иде. Ләкин куаныч озакка бармады: көннәрдән бер көнне күршебезнең бакчасында бер хатын пәйда булды. Ул шушы урамда ялгызы гына яшәүче апаның танышы булып чыкты. Теле-телгә йокмый, бик үткен хатын икән. Ялгызы гына яшәп яткан асыл ирне ул да әллә кайчаннан күзәткән. Юк йомышын бар итеп, ирнең ишеген шакыр өчен әллә нинди хәйләләр корган икән. Шуннан танышып, дуслашып киткәннәр. Озак та үтмәде, никах та укытып куйдылар. Шулай итеп, без апа белән әдәп саклап, авызыбызны ачып калдык. Кыюлык – ярты бәхет, диюләре хак икән. Күршеләр бик матур яшәп яталар хәзер. Ә мин һаман ялгыз. Гомерем кеше бәхетенә кызыгып, шулай ялгызлыкта үтәр инде…

 

 

 

Татарстан яшьләре

Бәйле