Бүген «Болгар радиосы»ның «Кайнар хит» парадында әз генә өстенлек белән Алия Карачурина җиңеп чыкты. Берникадәр вакыт узгач, Ваһапов фондының җитәкчесе Азат белән Гөлсирин өчен бирелгән тавышларның ике арада югалуын сизеп ала. Шуннан соң, «Без ноябрь ае «Кайнар хит» нәтиҗәләрен законсыз дип таныйбыз һәм аларны гамәлдән чыгаруны таләп итәбез!», дип фондының җитәкчесе Илфар Кәримовка шелтә белдерә. «Смс тавышлар беркая да югалмады, безнең сайтыбызда гына күренмәде», дип аңлата «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире. «Атна буе тавыш җыю системасы эшләмәгән икән, димәк, аның нәтиҗәләре дә дөрес түгел!», ди Рифат әфәнде. Җырчыларны яклап «Кайнар хит»ка килгән тавышлар кая югалган соң?

«ТНВда яңа гына » Болгар радиосы»ның «Кайнар хит» парады тәмамланды. Анда безнең Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов та «‘Аккошлы күл» җыры белән катнашты. 15 меңнән артык тавыш җыеп, җиңүчедән бераз гына калыштылар. Беренчедән, Гөлсирин, Азат! Сезгә әфәрин! Котлыйм сезне ихлас күңелдән! Икенчедән, безнең Азат һәм Гөлсирин өчен тавыш биргән тамашачыларга бик зур рәхмәт! Һәм — иң мөһиме! Без бу ай нәтиҗәләрен гадел һәм дөрес түгел, дип саныйбыз! Чөнки тавыш бирүнең бер юлы — атна буена СМС тавышлар бирү мөмкинлеге дә бар иде. Без, безнең теләктәшләребез бу юлны бик актив файдаландык. Әмма… Сайтта һаман ноль дә ноль иде. Ачыклый башладык… « Цифровая технология» системасында… техник проблемалар бар икән! Менә сиңа мә! Бик тырыша торгач, 99 тавышны кайтара алдык. Һәм… Тагын тавышлар югала башлады. Теләктәшләребез шалтырата, Азат белән Гөлсирин өчен 200 тавыш бирдек, кая безнең тавышлар?, диләр. Без бу сорауны «Болгар радиосы» баш мөхәррире Илфар Кәримовка да юлладык. Җавабы шул ук: «Системада техник проблемалар». Димәк, безнең йөзләгән, бәлки, меңләгән тавыш югалды, урланды. Гаделсезлекнең иң югары чиге! Атна буе тавыш җыю системасы эшләмәгән икән, димәк, аның нәтиҗәләре дә дөрес түгел! Шуны истә тотып, без ноябрь ае «Кайнар хит» нәтиҗәләрен законсыз дип таныйбыз һәм аларны гамәлдән чыгаруны таләп итәбез! Ә Гөлсирин белән Азатка борчылмаска киңәш итәм, чөнки реаль чынлыкта җиңүче — сез! Бу һәркемгә мәгьлүм! Сезгә яңа иҗат уңышлары телим! Җиңүченең кем икәнен вакыт күрсәтер!» — дип язган Рифат әфәнде үзенең инстаграмында.

 

«Бу техник кимчелекнең тавышларны кабул итүче цифровые технологии компаниясенә бер катнашы юк. Юллаган тавышлар бер кая китмәде, җыелып барды. Ә «Болгар радиосы» сайтында техник кимчелекләр булу сәбәпле, безнең сайтыбызда күренмәде генә. Тик безнең сайтның тавышларга бернинди йогынтысы юк бит. Анда бары тик килгән тавышлар статистикасы гына күренеп бара», дип аңлаткан Илфар Кәримов.

«Син, Илфар, баштарак сөйләшкәндә нәкъ менә «цифровая технология» турында сүз алып барган идең… Бу гаделсезлек эчендә үзегез дә буталып беттегез бугай», ди фонд җитәкчесе. Рифат әфәнденең сүзләрен Лилия Муллагалиева да хуплый. «Безнең дә «Әниләр һәм бәбиләр» проекты катнашкан атнада шул ук хәл булды. Дөреслек юк Рифат әфәнде…Кызганыч…», дип яза җырчы.

«Рифат Әхмәт улы, сез һәм Гөлсирин белән Азатның җанатарлары атна дәвамында юллаган смс тавышлар беркая да югалмады, техник сәбәпләр аркасында, безнең сайтыбызда гына күренмәде. Кабатлап әйтәм, моның тавышларга бер йогынтысы юк иде. Атна дәвамында җыелган барлык тавышлар да бүгенге тавышларга кушылды. Кызганыч, бу ярыш. Ә ярышта җиңүче һәм җиңелүче була. Тик, Гөлсирин белән Азатны җиңелде дип әйтеп тә булмый, чөнки алар бик күп тавыш җыйды. Тик беренчелеккә әз генә җитмәде. Гөлсирин белән Азатның иҗатын һәм Ваһапов фестиваленең эшчәнлеген хөрмәт итәбез. Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм тамашачының бүгенгедәй чиксез мәхәббәтен телим. Хөрмәт белән Илфар Кәримов», дип язган «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире.

Әлеге мәсьәләгә тамашачыларның фикере төрле. Берәүләр Азат белән Гөлсиринне яклый, икенчеләре Рифат Фәттаховка шелтә белдерә.

«Сезнең уегыз һәрвакыт кемнедер тәнкыйтьләүдә, хурлауда һәм гаепләүдә булды инде. Башка артистлар бер дә болай итмәде. Азат белән Гөлсиринне кыен хәлгә куймагыз зинһар», дип яза бер ханым.


«Ай-һай, сөйләгән кеше бар да дөрес. Карачурина ямьсез җырлый мени?» — дип язып калдырган Галия туташ.

Бәйле