//Tatar Today//
“Өйләнмәгән улым әнисе янында тора. Без хатын белән бергә аерым торсак та, аралашып яшибез. Атна саен мунчага киләләр. Узган-барганда хәл белергә үзем дә кереп йөрим. Ара ерак түгел, җәяү барсаң 10 минут”, дип Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров үзенең яшәү рәвеше турында Татар Тудейга сөйләде.
– Искәндәр абый, хатыныгызны яратасызмы?
– Яратам.
– Алайса нигә аерым торасыз, яраткан кеше белән бергә йокларга ятасы килми мени соң?
– Кем белгән инде аны. Без бергә торган елларда да гел аерым йокладык. Соң гына өйләнештек. Хатынның аерым йоклыйсы килгәч сүз әйтмәдем. Аннары янында балалар үсә башлады.
– Ачуланышкан вакытлар еш була идеме?
– Төрле вакытлар булды. Гаиләмә карата үзем яхшы мөнәсәбәттә булдым. Балалар, йорт-җир белән бәйле эш минем аркылы узды. Хатыным белән бер-беребезгә юл куеп, аңлашып яшәдек.
– Еш гашыйк була идегезме?
– Гашыйк булу мизгелләре күп булды. Хәзер яшь барган саен кечкенә оныкларыма гашыйк мин. Балаларымны бик яратам. Бабай, дип өзелеп торган Саҗидә белән Җәннәт өчен нишләргә белмим.
– Балаларыгыз тормыштамы инде?
– Бер малаем өйләнмәгән шул әле. “Улым миһербанлы, татар кызына өйлән инде. Синең дә матур-матур балаларың булыр”, дим. Аллаһтан вакыты җитми торгандыр. Насыйбы табылып, гаиләле булып яшәсен, дип телим.