Булат Җиһаншин хатыны Әлфирә белән баласына бик сирәк исем бирә

-- Алина

18 ноябрь Булат Җиһаншин әти булган иде. Ә кичә, ягъни 25 ноябрь җырчы баласына исем куштырган. Бу хакта ул үзене Вконтактедагы шәхси битендә яза.

«Аллага шөкер! Кичә без улыбызны алып кайтып, исем куштырдык. Шундый күңелле булды. Туганнарыбызга зур рәхмәт. Хәзрәткә зур рәхмәт. Балабызны без Азнакай бала тудыру йортында таптык? Зур рәхмәт әйтәсе килә мед персоналга, барлык шунда эшләүчеләргә. Шундый яхшы итеп карадылар, -диде Альфира хатыным. Чит төбәкләрдән килеп тә тудыралар икән монда.
Ә инде исемгә килгәндә — Балабызның фамилиясе минеке, үзе Булат улы — шуңа исемне хатыным сайлады.? Ә миңа бик ошады.
Шулай итеп бу дөньяга Кемаль Булат улы Җиһаншин туды. Котлыйм улым , сәламәт, тәүфыйклы бала булып үс, гомерең бәхетле, озын булсын, күзләр тимәсен беркайчан да, Амин.» , дип язып шатлыклы вакыйгасы белән уртаклашкан Булат.

 

Бәйле