Татарстанда педагогның баланы мыскыл итүе зур җәнҗал тудыра

-- Лэйсирэ

Татарстан прокуроры Бөгелмә мәктәбендә укытучы һәм укучы арасында чыккан низагның аудиоязмасын тикшерергә кушты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Әлеге язмада педагог яшүсмерне мыскыл итә һәм аңа яный дип фаразлана.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы алдында язманың дөреслеген, низагта катнашучыларның шәхесен һәм әлеге вакыйганың башка нечкәлекләрен ачыклау, шуннан соң аңа хокукый бәя бирү бурычы тора.

«Моның нигезе булган очракта, прокурор тарафыннан законлы чаралар күреләчәк», — диде Руслан Галиев.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле