Кабат әти булган Сергей Безруков сабыеның кемгә охшавын әйтә [фото]

-- Лэйсирэ

24 ноябрьдә Россиянең халык артисты, актер, 45 яшьлек Сергей Безруков кабат әти булган. Артист кечкенә улына бабасы хөрмәтенә Степан дип исем кушкан. Бу шатлыклы хәбәр белән ул инстаграм аша бүлешә.

Актер бала тудыру йортында тормыш иптәше Анна һәм сабые янәшәсендә фотога төшкән.

Бәби 3630 кг, 53 см булып дөньяга килгән. Хатыны бәбиләгәндә актер аның янәшәсендә булган. Кечкенә Степан бик тә әтисенә охшаган икән.

 

2016 елның 11 мартында өйләнешкән Сергей Безруков һәм 35 яшьлек Анна Матисонның 2 яшьлек кызлары Маша үсеп килә.

Фото: инстаграм
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий