Сәхнәдә спектакль барганда Илһам Вәлиев җитди яралана

-- Julia Julia

//Tatar Today//

Екатеринбург опера һәм балет академия театры солисты Илһам Вәлиев белән сәхнәдә күңелсез хәл килеп чыга. «Кармен» спектаклендәге сугышларны һәм трюкларны профессиональ каскадер һәм кул сугышы остасы куйган булуга да карамастан җырчы тирән җәрәхәт ала. Илһам Вәлиев хәзер берникадәр вакыт җырламаячак. Бу турыда ул үзенең инстаграмында хәбәр итә.

 

 

«Барыгызга да сәлам. Екатеринбургта узган «Кармен» спектаклендә килеп чыккан вакыйгаларны кабартасым килмәгән иде. Үзем язсам яхшырак булыр. Хәлемә кереп, сорашып язучыларның барысына да җавап биреп, рәхмәт әйтергә өлгерә алмыйм.
Екатеринбургтагы «Кармен» спектакле иң яраткан спектакльләремнең берсе. Барлык сугышларны һәм трюкларны кул сугышы остасы һәм профессиональ каскадер куйды. Бу спектакльне ничә мәртәбә уйнасак та, берсендә дә сугыш вакытында яраланмадык. Ләкин бу юлы нидер башкача китте, мин җәрәхәтләндем. Өске һәм аскы ирен яраланган. Ничек килеп чыкканын үзем дә аңламый калдым. Берәүне дә гаепләмим, күрәсең, мин болар аша үтәргә тиеш булганмын. Үземне герой дип санамыйм, бу геройлык түгел. Үз эшемне бик яратам. Ә бу кичнең герое олы йөрәкле табибә, театрның фониатры — Ирина Валерий кызы булды. Ул спектакльне коткарып калды һәм мин дә ахырга кадәр уңышлы гына уйнап чыктым. Спектакльдән соң ул мине үзенең машинасында травмпунктка илтте һәм минем яраларны тектеләр. Екатеринбург театрында мондый табибә булу зур бәхет. Үзем һәм гаиләм исеменнән аңа зур рәхмәт белдерәм!
Бүген Уфада «Аллоплант» үзәгендә хирургка күрендем. Барысы да яхшы булачак, ике атна җырларга ярамый. Дуслар бик зур рәхмәт сезгә», дип яза опера җырчыса Илһам Вәлиев.

Бәйле