Казанда 76 пассажиры булган самолет ашыгыч рәвештә төшә

-- Лэйсирэ

Орскидан Мәскәүгә юл тоткан очкыч Казанга төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Казан» Халыкара аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итә.

«Бүген 4.54 сәгатьтә «Икар» авиакомпаниясенә караган, Орскидан Мәскәүгә юл тоткан, бортында 76 пассажир булган самолет Казан аэропортына планнан тыш нигездә төшеп утырды», — диде Гадел Гатауллин.

Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән, аларны тиздән шул ук авиакомпаниянең башка рейсы белән Мәскәүгә озатачаклар.

Фото: https://pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий