Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтә

-- Алина

Бүген, 27 ноябрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык хасил була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада һава торышы болытлы булачак, көндезге сәгатьләрдә аязланырга мөмкин, — дип фаразлый синоптиклар.

Һава температурасы көндез -3тән -8 градуска кадәр салкын булачак. 28 ноябрьгә каршы төндә термометр баганалары -13 градуска кадәр, аязган вакытта -19 градуска кадәр төшәчәк.

 

 

 

 

Татар-информ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий