«Авылда имам булганчы, шәһәрдә каравылчы булам» — ни өчен белемле имамнар авылга кайтмый?

-- Лэйсирэ

Татарстан авылларында белемле муллалар җитми, шәһәрдә белем алган яшьләр анда калу ягын карый. Галиев мәчетендә узган сөйләшүдә авыл имамнарын борчыган мәсьәләләр хакында сүз барды.

26 ноябрь Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасы янындагы Галиев мәчетендә «Авыл мәчетләрен кадрлар белән тәэмин итү: проблемнар һәм аларны чишү юллары», башкача әйткәндә, «Ни хәлең бар, хәзрәт?» дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Баксаң, вазгыять чыннан да мактанырлык түгел икән. Авыл җирендә муллага кытлык шактый зур. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның барысы да диярлек дәүләт ярдәменә мохтаҗ булуларын әйтте.

Башлап мөфти урынбасары Мансур Җәләлетдин статистика саннарын җиткерде.

​– Мәдрәсә тәмамлаган шәкертләрнең 100%ы да авылга кайтмый, шәһәрдә укыгач, шунда каласылары килә. Авылда хезмәт хакы да юк, аралашырга да кеше юк. Барысы да акчага кайтып кала. Республика күләмендә 1511 мәчет теркәлгән, шулардан 60 мәчет бикле тора, чөнки имамы юк. 700гә якын мулла бернинди дә дини белем алмаган.

Нишләп белемле имамнар юк соң? Әллә тиешле дәрәҗәдә укытмыйлармы яисә шәкертләр үзләре Тукаебызның шигьри юлларында сыман, мәдрәсәдә күп ятса да бернәрсә дә аңламыйлармы? Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары һәм өч уку йорты (РИУ, РИИ һәм БИА) ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин яхшы күрсәткечләр хакында сөйли, ләбаса?

​– Бездә бөтен Русиядә булмаган кадәр мәдрәсә бар, югары уку йортлары бар, менә Болгар ислам академиясен (БИА) ачтык. Статистика буенча, аларда 3 меңнән артык шәкерт укый – көндез һәм читтән торып, кичке бүлекләрдә. Бездә бер мең ярым мәчет булса, шәкертләр саны өч мең. Егерме ел эчендә «Мөхәммәдия», «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге» мәдрәсәләрдә, РИУда бу мәчетләрне инде бер 5-6 имам белән тәэмин итәрлек кадрлар чыгарганбыздыр. Әмма тәмамлаучылар белгечлекләр буенча эшләмиләр.

Мөхәммәтшин әйткәнчә, аларда әле дөньяви югары уку йортлары белән чагыштырганда, күрсәткеч югары, шәкертләрнең 60%ы үз белгечлеге буенча эшли. Моңа карамастан кадрлар тиешле күләмдә түгел. Дөрес, төп проблемнарның берсе – авылга кайткан яшь мулланың хезмәт хакы йә бөтенләй юк, яисә ул бик түбән дәрәҗәдә. Бу хакта элек-электән шактый сөйләнеп бара. Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев фикеренчә, моның тагын бер сәбәбе – салада чалма-чапанлы егеткә аралашу өчен мохит юк.


– Имам җитмәү дигән мәсьәлә ул әле хезмәт хакына гына терәлми. Мин анализлап карадым, моннан 5-6 ел элек өч җиргә имам җибәрделәр бездә, йорт та бирделәр, 15 мең акча да бирделәр, әмма алар бер-ике елдан ташлап качтылар. Чөнки яшьләргә аралашырга мохит кирәк. Бер 20 яшьлек егет мәчеткә килде, өй бирделәр, картлар үзенчә йөри, аралашырга кешесе юк, егет клубка чыга алмый, аны гаеп итәчәкләр, кызлар озата алмый – гаеп итәчәкләр. Ул мәчеттә бер, ике, өч көн утыра. Ялгызлыкны күтәрә алмый, аралашырга кеше бит кирәк, коллектив кирәк.

Җәлил хәзрәт авылдан качкан бер яшь мулланың: «Мин авылда имам булганчы, шәһәр мәчетендә сакчы булып эшлим» дигән сүзләрен китерде. Өстәвенә мәдрәсә тәмамлаган шәкертләрне каладагы дәүләт оешмаларына да рәхәтләнеп алалар икән.

«Дини белем хәзерге вакытта профессиональ дәрәҗәгә күтәрелде. Югары белем булганнан соң алар кем нинди яхшы урын тәкъдим итә – шул юнәлешкә китә. Әйтик, мәсәлән, дәүләт архивы, безнең барлык документлар иске татар телендә язылган. Ә анда эшләргә кеше юк. Хезмәт хакы яхшы һәм шәкертләрне рәхәтләнеп алалар. Безнең мәдрәсәдә тәрбияче дигән белгечлеккә әзерлиләр, алар да шәһәрдә кирәк», диде «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт Габдуллин.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның барысы да диярлек без дәүләт ярдәменә мохтаҗ дип җиткерде. Ютазы районы мөхтәсибе Марат Мәрдәншин имам һөнәрен сайлаган кеше түрәләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш дип саный:

«Имамның вазифасы күп, ул мәчетне дә карый, гаиләне дә тәэмин итә. Әмма имамның иң беренче вазифасы – авыл шурасы рәисе, район хуҗасы белән уртак тел табу». Беренче чиратта Ходай кушканнарга буйсынырга тиешле мөселман руханиена глава, ягъни район башлыгы күңелен күрүдән тыш, мөфтият боерыкларын да үтәү мөһим.

Билгеле булганча, хәзер Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазында бер үк вәгазь сөйләнә. Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев моны цензураның бер күренеше буларак түгел, ә имамнар өчен эшләнгән җиңеллек дип саный:

«Вәгазьләр буенча безнең мөфтиятнең «Шура» журналы чыга, Аллага шөкер, шул журнал буенча бетен вәгазьләр үткәрелә. Хәзер хәзрәтләргә нәрсә сөйлим, каян алыйм дип артык баш катырасы юк, бик уңайлы ул яктан – «Шура» журналыннан тематикасын да туры китереп, вәгазен дә туры китереп хәзрәтләр бер төрле вәгазь сөйли», диде Рәдиф хәзрәт.

Бер төрле вәгазь сөйләү — демократияне кысрыклау түгел
Бу демократияне кысрыклау түгел дип саный районның баш имамы: “Башкача сөйләргә уйласалар, килешенеп әйтәләр. Мөхтәсибкә әйтеп куялар. Мәсәлән, безнең авылда суицид булды, ә «Шура» журналында ул юк , хәзрәтләр әйтеп куя безгә вәгазьне шулайрак сөйлим дип. Килешү дигәне – хәбәр бирү”.

Хәер, Татарстанда җомга вәгазьләрен «Шур» буенча сөйләмәүче имамнар да бар икән. Галиев мәчете ишегалдында безгә мөфтияткә кереп баручы авыл мулласы очрады. Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан килгән. Саладагы дүрт гыйбадәтханәнең берсе Тимрәй дип аталучы Аллаһ йорты мулласы Мәүлеҗан Мәхмүтов, «Шура»га гына таянмыйм, ди.

«Хәзер, әлхәмдүлиллә, вәгазьләр күп, каян күрәбез, шуннан китаплар алабыз. «Шура» килә, әмма аннан гына сөйлә дигән сүз юк, кая яхшырак, үтемлерәк, шуларны да алабыз. «Шура»да бит ул 20 минутлык кына вәгазь, ә без ярты сәгать тә сөйлибез, күбрәк тә, башка темаларга да, хәзрәтләрдән алган вәгазьләрне дә сөйлибез”, диде 75 яшьлек аксакал.

Татарстанның беренче баш казые Габделхак Саматовның туган авылыннан килгән бабай әйткәнчә, аларда имамның, шул исәптән, яшь руханиларның да матди проблемнары юк. Иске Ибрай халкы дин әһелләрен үзләре тәэмин итеп тора. Тик бу гомум вазгыятьтән чыгарма, күпчелек авылларда хәл андый уңай түгел. Мәсьәләне ничек үзгәртергә мөмкин? Кызганычка, «Ни хәлең бар, хәзрәт?» дип аталучы түгәрәк өстәлдә күпчелек проблемнар уртага салынса да, аларны чишү юллары күрсәтелмәде.

Азатлык радиосы язмасы, видео һәм фотосы  (чит ил агентлыгы)

Бәйле