«Йокы бүлмәсенә керсәм, ирем күрше хатыны белән маташып ята»

-- Алина

Ирем белән аерылышканга 8 ел вакыт узса да, һаман да аның хыянәте күз алдымда тора. Оныта да, гафу итә дә алмыйм. Оныт, гафу ит диләр, ләкин мин булдыра алмыйм. Шул мизгелдәге тамакка тыгылган төер менә ничә еллар урыныннан да кузгалмыйча мине газаплавын дәвам итә.

Ул көнне ике кызымны да алып әниләргә киткән идем. «Бер бүлмәне обойлыйсы бар», – дип күптәннән әйтә инде, обойларын да үзе алып кайтып куйган. Минем генә һаман вакыт җитми йөри. Йә бала-чага белән тоткарланам, йә эштән арынып булмый, өйдә дә муеннан эш. Кыскасы, ниһаять, мин җыенганда әни гозерен әйтеп арыган иде инде. Атна уртасы булгач, иремне үзебез белән барырга кыстамадым да. Чөнки аңлыйм бит инде: иртән торып эшкә китәсе бар, көне буе аяк өстендә, дигәндәй. Җитмәсә, әниләрдә кунса, эшкә барып җитүе мең газапка әйләнәчәк.

Чыгып китеп ярты юл да узмадым, обой өчен клей онытканлыгым искә төште. Анысын үзем алган идем. Балаларны җыю мәшәкате белән шунда пакеты белән торып калган инде ул. Онытылмасын өчен атна буе күз каршында гына торды әле ул, җитмәсә. Ләкин кеше тормышында берни дә болай гына булмый, диләр бит. Нәкъ менә шул клей язмышымда хәлиткеч роль уйнады да. «Кире борылсам борылыйм, болай да озак көттердем. Инде клейсыз да килеп керсәм, әни бөтенләй аңламас, үпкәләр», – дидем. Балалар да артык борчымый, акрын гына машинада тирбәлеп баралар. Ишекне үземнең ачкыч белән ачтым да, фатирга үттем. Күзгә иң беренче булып чит аяк киеме ташланды. Йә, Ходай! Чыгып киткәнебезгә бер сәгать тә узмады бит әле. Ирем эштән кайтып кына калды, «бик арыдым» дип озатып калды. Ә монда… Шундук йокы бүлмәсенә уздым, кем икәнен күрәсем килде.Йокы бүлмәсенә керсәм, ирем күрше хатыны белән маташып ята.  Үз эшләре белән мәш килеп, карап торганымны тиз генә сизмәделәр дә әле алар. Теге хатын да әллә кем түгел, үзебезнең күрше бит әле. Аны чәчәннән өстерәп шунда ук чыгарып та аттым. Әмма ир белән сөйләшерлек көчем юк иде инде. Балалар да машинада гына көтеп калды бит. Клейны алдым да тагын чыгып киттем.

Аерылышканнан соң иң беренче эш итеп йокы бүлмәсендәге караватларны алыштырдым, мендәр, челтәрләрне дә калдырмадым. Әмма барыбер тынычлык таба алмыйча фатирны башка районга алыштырырга туры килде. Ишек тоткасына барып тотынсам, теге хатынның эзләре калган кебек, урамнан килеп керсәм, аяк киеменә тап булырмын сыман иде. Иремне бүгенгәчә аңлый алмыйм. Хыянәткә барырлык, күрше хатынын безнең караватка яткырырлык начар яшәмәдек лә! Анысы ни дип күзен тондырып кергән инде? Күз алдындагы кешеләр бит, гаиләле ир икәнен белә торып… Бер сыер бөтен көтүне пычраткан сыман, элеккеге ирем аркасында хәзер берсенә дә ышанычым юк.

 

 

 

Безнең авыл гыйбрәте

Бәйле