Татарстанда ир белән хатын боз астына төшеп китә

-- Алина

27 ноябрь Татарстанның Тукай районында үзлектән ясалган мотовездеходта боз астына киткән ир белән хатынны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына 27 ноябрь кич Чулман елгасында Боерган авылы тирәсендә 48 яшьлек ир-ат һәм 61 яшьлек хатын-кызның мотовездеходта боз астына киткәнлеге турында хәбәр алынган.

Урынга 61нчt зона коткаручылары “Хивус-6” һава мендәрендә килгән. Алар батучыларны коткарып, ярга чыгарган һәм табиблар кулына тапшырган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, бозның калынлыгы җиде сантиметрдан ким булганда, бозга керергә ярамавын һәм кергән очракта кешеләргә мең ярымнан ике меңгә, вазифаи затларга биштән җиде меңгә, юридик затларга илледән җитмеш меңгә кадәр административ штраф билгеләнгәнлеген искәртә.

Моннан тыш, сулыкларның яр буе саклау полосасын кулланган өчен шулай ук административ җаваплылык каралган.

 

 

 

 

Чыганак: Татар-информ
Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Бәйле