«Кайнана килененә гаилә серен ача»

-- Лэйсирэ

Очрашуларга күп йөргәч нәрсәләр генә ишетмисең икән. Яныңа килеп тә сөйлиләр, язып та җибәрәләр. Кайберләре елый-елый, кайберләре көлә- көлә сөйли. әлеге вакыйганы да көлеп кенә бәян кылдылар. Саимә (исемен үзгәртәм) унҗиде яшендә кияүгә чыга. Танышуларына ике ай да үтми, егет аңа тәкъдим ясый, һәм өйләнешкәч кәләшен туган авылына алып кайтып китә. Авыл җире ошый Саимәгә, матур гына яши башлыйлар. Йортта кайнана, кайната, каенсеңелләр. Беркөнне кайнана килененә гаилә серен ача:

— Алдан ук сиңа бел­гертмәгәнебезгә ачуланма. Иреңнең игез туганы төрмәдә утыра. Шуның хәлен белеп кайтыгыз әле, — ди.

Күчтәнәчләрен күтәреп, ире Самат белән Саимә ерак сәфәргә кузгалалар. Барып җиткәч, Самат хатынын төрмә капка тө­бендә калдырып эчкә кереп китә. Бер сәгать уза, ике сәгать, ир һаман кү­рен­ми. Түземлеге төкәнгән яшь хатын нишләргә икән дип уй корганда Самат килеп чыга.

— Йә, картым, туганың белән күрештегезме? — ди ул.

Ире, беренче мәртәбә күргән сыман, аңа текә­леп-текәлеп карап тора. Төрмә шул, башы миңгерәгәндер, дип уйлый Саимә. Ябуда яткан туганын кызганып йөрәге дә сызланадыр.

— Күчтәнәчләрне яратып ашадымы соң? әйдә, мине берәр фатирга урнаштыр да, янында төн кунарсың. Туган-тумача өчен аерым бүлмә бар ди бит анда.

— Юк, булды, күреш­тек, кайтабыз, — дип кырт кисә Самат һәм кызу-кызу вокзалга табан атлый. Иренең ике сөйләшергә яратмаганын белгән хатын сүзсез генә аның артыннан иярә.

Кайткач картлар сораша, ничек, Фәрит белән сөйләштегезме? Нәрсә ди, зарланамы, үкенәме? Мәгънәсезгә төрмәгә эләкте инде. Урлап машина саткан. Саткан акчасын да тапмады милиция, ятим балалар йортына бирдем ди үзе. Биргәндер, аның холкы шундый.

Нәрсә дисен килен. «Мине эчкә кертмәде Самат, малаегызның чыраен да күрмәдем», — ди.

Ә Самат үзе кайтканнан бирле җүнле-башлы сөйләшми. Эшкә дә йөрми, бөтен шөгыле — печәнлеккә менеп йокы симертү, тәмле ашау. Анысы ярый, сөйләшмәсен, эш­ләмәсен, атна-ун көн ял итсен (еллар буе ялсыз эшли әле), ә менә Саимәсенә салкынаюын берничек тә аңлатып булмый. Төнлә хатыны янына ятмый башлады, аерым йоклый, мунчада да ишекне бикләп ялгызы гына юына. Югыйсә ачуланышканнары да юк.

— Самат бәгырем, авырмыйсыңдыр ич? — дип өзгәләнә хатын, иренең бер алдына, биш артына төшә. — Авырсаң — тамагың кысылыр иде. Ашавың әйбәт, әнидән көн дә бәлеш пешертәсең, көн дә тавык суйдыртасың. Йомырка салырдай тавык калмады йортта. Шул төрмәне урап кайтканнан бирле әллә нишләдең син.

Элек шелтәләп берәр сүз әйтсәң, Самат: «Җә, чәпчемә, карчык», — дип көлә иде, хәзер ишетмәмешкә салыша, йөзен читкә бора.

Картлар да аптырашта, каенсеңелләр дә аптырашта. Шулай ике атна үтә. Бер кичне Самат хатынга:

— Фәритне барып кү­рик­, иртәгә юлга җыен, — ди­.

«Бар әле, кызым, карышма, — диләр картлар. — әллә анда игезәге белән бер-бер хәл булып, Самат үзен эчтән кимерә микән, белеп кайт», — диләр.

Ир — инә, хатын — җеп, тагын Саматына ияреп төрмәгә юл тота Саимә. Бу юлысы Самат бе­лән эчкә керергә дип бик өтәләнә ул, ләкин ир, теге вакыттагы кебек көтәргә кушып, капка төбендә бастырып калдыра. Ярты сәгатьтән ук кебек атылып та чыга. Күзе акайган, борын тишекләре киңәйгән, артыннан куалармыни, еш-еш сулый.

— Ул сиңа тидеме? — ди ир, дөнья ярып акыра.

— Кем?

— Фәрит, минем игезәк сыңары!

— Шаштың мәллә, бәгырем. Фәритегезне күзгә-башка күргәнме соң әле мин.

— Ничек күрмәдең? Ике атна бергә яшәдегез, ничек күрмәдең?! — ди Самат, ярсыган саен ярсып. Аннан соң тынычлана. — Хәер, тимәгәндер, ант итте бит, хатыныңа күтәрелеп тә карамам, диде. Туган якны бер кайтып кү­рим, туйганчы ашармын, туйганчы йоклармын, ике генә атнага мине алмаштыр, дигәч, кызгандым. Нәрсә, карчык, күзеңне шарландырдың? Теге чакта син авылга Фәрит бе­лән кайтып киткән идең, әйе. Без аның белән бер тамчы су төсле, охшаганнар, хәтта әни белән әти дә аера алмый. Төрмә сакчыларын әйтмим дә.

«Көлсәң — көл, еласаң — ела, үпкәләсәң — гүпчим үпкәлә» дип, хатын бу хәлне онытырга тырыша. Әмма күңелдәге бер уй тынычлык бирми. «Фә­рит тиздән төп йортка әйләнеп кайтыр, Самат бе­лән икесен бутамас өчен иремә нинди тамга салырга икән, дип баш ватам әле. Ир ул сиңа хайван түгел, мөгезенә чүп­рәк бәйләп яки маңгаена буяу сөртеп булмый. Тамга мәсьәләсендә миңа берәрсе киңәш бирмәс микән?» — ди Саимә.

Нәбирә Гыйматдинова.

Нәбирә Гыйматдинова. 

Фото ёщм чыганак: tatyash.ru

Бәйле