«Я тебя ща выкину на х…» — Казанда видеога эләккән таксистның ни өчен акыруы ачыклана

-- Лэйсирэ

Казанда адекват булмаган такси йөртүчесенең пассажирга кычкыруы һәм сүгенү сүзләре әйтүе төшерелгән видео социаль челтәрдә чыкты. Агрессив йөртүчене кәрәзле телефон камерасына такси клиенты төшергән.

Кадрларда ир-атның кызга адресны дөрес әйтмәве өчен ачуланып кычкыруы күренә. Машина йөртүче пассажирга берничә тапкыр тавышын күтәреп хурлый, хәтта автомобильдән куып чыгару белән яный.

Беренчел мәгълүматлар буенча, автомобиль Татарстанда һәм республикадан читтә хезмәт күрсәтүче компанияләрнең берсендә хезмәт итә, дип яза Татар-информ.

Бәйле