«Баксаң, 16 яшьлек улым ярты елга якын яше 40ка җитеп килгән (миннән дә зур яшьле) хатын белән очраша икән»

-- Алина

“Серле телефон”ым кабат шалтырады. Шалтыратучы апа бу көннәрдә НТВ каналында “Говорим и показываем” телетапшыруын караганнан соң, кулына телефон алырга батырчылык иткән. Аның хәтерен яңартырга тапшыруда тикшерүгә куелган тема сәбәп булган. Анда 14 яшьлек яшүсмер әнисенең иптәш кызы белән очраша башлаганлыгы, аның гаиләсен туйдырыр өчен мәктәпкә укырга йөрмичә, эшли башлаганы турында сөйләнгән. Апа моннан 15 еллар элек булган хәлне күз яшен түгә-түгә:

— Яшь чактан бәхетем булмады шул… 10нчы сыйныфны тәмамлап кына классташ егетем белән өйләнешеп, арысландай сәламәт 5 ир бала дөньяга тудырдык. Ләкин ирдән уңмадым, бер урында озак эшли алмады ул, эчте, сугышты, урлашты, шул юл белән ике-өч тапкыр төрмәгә эләкте, ахырда, үз-үзенә кул салып, якты дөньядан китеп тә барды. Балаларны үземә генә торгызырга туры килде. Авылда эш булмагач, балаларның пенсия акчасына гына яшәдек, хуҗалык тоттык, күп итеп бәрәңге утырттык, көзен гөмбә, төрле җиләкләр җыеп сатып керем ясадык. Мактанып әйтмим, балаларым кайбер әтиле үскән балалардан да яхшырак киенделәр, ашадылар. Эшләп тә үскәч, зур гәүдәле, таза егетләр булып олыгайдылар. Ә сүзем зур оланым турында… Ул чакта аңа 15-16 яшьләр булгандыр. Бер көнне мичне ябып куйгач, кинәт өй эченә янган резина исе таралды. Мичне ачып төтәп яткан төргәкне тартып чыгаргач: “Бу әйбер бездә ничек барлыкка килгән?” – дип уйга калдым. Ләкин өйдә ятлар булмаганын абайлап, башта Дамирдан сорадым. Ул: ”Белмим!” – дип күпме баш тартса да, бераздан сөйләп бирергә мәҗбүр булды.

— Мичкә аны мин ташладым, — диде ул, йөзен читкә борып.

— Каян алдың син аны? – дип сорагач, ул:

— Фельдшер апа бирде.

— Акча каян алдың?

— Бушлай бирде. Чакырып алды да… өйрәтте… – дигәч, буыннарым тотмас булып, диванга аудым. Сүз әйтә алмыйча озак азапландым, ни уйларга, ни эшләргә дә белмәдем. Бераздан бар халәтемне көчле ачу биләп алды. Ярсуымны җиңә алмыйча, энеләрен урамга куып чыгардым да, кулыма каеш алып: “Сөйлә хәзер барын да!” – дип каршысына килеп бастым. Баксаң исә, улым ярты елга якын яше 40ка җитеп килгән, өстәвенә гаиләле (миннән дә зур яшьле) хатын белән очраша икән. Улымның сөйләгәннәреннән шаккатып, акылдан яздыммы дип торам! Нидер эшләргә кирәк иде. Башта ул хатынның иренә әйтергә уйладым, аннары үзе белән сөйләшеп карарга булдым. Икеләнә торгач, улымның ялварулары, йоткан антлары белән килешеп, гәпне өйдән читкә чыгармаска булдым. Ләкин урамда очрашкан саен шул “шәфкать туташын!” чәчләреннән өстерәп, битләрен тырнап ташлыйсыларым килде. Әмма авылдашларга үземне, улымны да мәсхәрәгә калдырасым килмәве көчлерәк булды, ахыры, мин яныннан ут йота-йота, хәтта елмаеп, хәл белешеп үтә торган булдым. Улымны күпме саклап тотсам да, биргән сүзләре озакка җитмәде – миңа бары түзәргә, белмәгән, күрмәгән булып кыланырга гына калды. Шул сәбәпле, улым армиядән кайткач, тизрәк өйләндерү ягын карадым. Максатым – читкә җибәрү иде. Чөнки ул әлеге хатын белән очрашуын туктатмады. Хатынны да әйтим — минем өчем хәтле симез, йә матур булса иде тагы?! Ни җиренә кызыкты соң дип бүгенгә хәтле аңлый алмыйм. Ничек булса булды – улымны өйләндереп шәһәргә озатып җибәрдем. 1 ел әйбәт кенә яшәп киткәч, улым тагы авылга еш кайта башлады, кичләрен каядыр югалып торды. Шулай йөри торгач, 6 ел элек авылга кайтып килгәндә машинасы белән юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды. Улымны соңгы юлга озатырга шул хатын да керде. Аякларыннан тотып нәрсәдер пышылдаганын күреп, җан сыкрануын, нәфрәтемне тыеп тора алмадым: “Чыгарып ташлагыз шуны, күзләрем күрмәсен!” – дип кычкырып, улымның үле гәүдәсен кочаклап үкседем. Ходайдан аның да минем хәлдә булуын сорадым… Ләкин, бу гөнаһым өчендер, Аллаһым тагы мине сынады — өченче улым мотоциклдан егылып умыртка баганасын сындырды. Ярый әле аны врачлар аякка бастырдылар. Шунысы да аяныч, әниләренең бозыклыгы өчен кызлары хәзер җавап бирәләр. Ә, бәлки, шул бозыклыкны күреп үскәнгәдер… Беләм, динебез сабыр булырга, каргыш сүзләр әйтмәскә өнди, язмыштан узмыш юк, диләр. Шулай дисәләр дә, мин барыбер улымның үлемендә шул хатынны һәм үземне дә гаеплим. Характеры да формалашып өлгермәгән яшүсмер белән кулланып, психикасын бозганын аңламадымы ни ул?! Үзенең Дамир яшьлек улы бар бит, ләбаса! Вакытында үзен күреп сөйләшкән, иренә тыярга кушкан булсам, бәлки, улым гаилә корып бәхетле генә яшәп тә китәр иде дип үкенәм хәзер… – дип сөйләде.

 

 

 

 

Рәүфә Кангазина  "Язмышмы? Ялгышмы" сайты

Бәйле