«Исемемне дә, яшәгән районымны да яза күрмәгез: безне изәләр» [хат]

-- Лэйсирэ

– Мин шактый еллар район поликлиникасында идән юам. Укымагач, шул инде ул, гомер буе чиләк-чүпрәк тотып йөрергә туры килә. Әмма мин эшемнән бер дә зарланмыйм. Врачлар да хөрмәт белән исәнләшәләр, син беркем дә түгел монда, без кеше дип, берәү дә масаеп йөрми. Коллективыбыз бик әйбәт. Шуңа да эшемне яратып башкарам мин.

Әмма бюджетта эшләүчеләрне башка төрле яклардан нык изәләр шул. Үземә тиеш булган идәнне генә юсам бер хәл, безне бит бөтен район эшенә тыгалар. Нинди кара-коры эшләр бар – безне дәшәләр, концертка кем килә – билетларны бездән алдыралар. Поликлиникада эшләүчеләрне генә түгел, башка бюджет оешмаларын да куалар шулай.

Балалар бакчаларында эшләүчеләрне бигрәк тә. Районда бассейн ачылырга тора. Төзелеш эшләреннән соң тагын күпме юып, рәткә китерергә кирәк аны! Кем юсын – безне куалар! Паркларны да без чистартабыз, юл кырларындагы чуп-чарны да без җыеп чыгабыз. Болар барысы да эш көнендә түгел, ял көнендә башкарыла. Бәгырьгә үткәне дә шул безнең. Ял көнендә чиләк-чүпрәк яки тырма тотып, бер дә каядыр чыгып китәсе килми шул. Өйдә дә эш муеннан. Җитәкчеләр килеп, кызыл ленталар сузып бассейнны котлап китәчәкләр, ә аныңчы безнең күпме кара тир түгелә бит анда. Аның өчен безгә бер тиен дә түләнелми бит. Кем шулай ялтыратып юган икән, акчасын кемгә түлик икән димиләр.

Атна саен диярлек килгән концертларга да кем йөреп бетерсен ди? Әнә, әйтеп торам бит, беркөнне җитәкчебез берничә билет күтәреп килеп керде. “Кызлар, алырга кирәк булчак”, – ди. Андый чакта да бөтен коллектив белән күтәрәбез. Егерме билет биргәннәр иде, бөтен коллективка бүлгәч, 75шәр сумга чыкты. Барсаң да, акчасын бирәсең, бармасаң да бирәсең. Мин бармадым ул җырчыга, бер дә яратмыйм чөнки.

Исемнәрен әйтеп сөйләсәм, килешмәс инде. Кем генә баргандыр, сорамадым да, кызыксынмадым да. Анысы җырчының үзенә дә кирәкмидер инде. Иң мөһиме, билетлары сатылган булып тора бит. Рәтләр буш булса ни шунда!

Хәзер менә бала-чагаларның җәйге каникул чоры җитә. Район лагерена барасы булыр инде. Анда да бөтен корпусларны бер кат юып чыгарга кушырлар, урын-җирләрен җилләтергә диярләр. Шәһәр бюджетникларына бу түләүсез эшләрнең берсе эләкми. Ә менә район, авыл эшчеләрен изәләр инде.

beznen_avil

Фото: https://pixabay.com

Бәйле