Татарстан / Яңалыклар

ММЧ: Татарстанда чит ил автомобиле юл читенә оча һәм ике багана арасында кысылып кала

ММЧ: Татарстанда чит ил автомобиле юл читенә оча һәм ике багана арасында кысылып кала

28 ноябрь Татарстанда «Рено» автомобиле юл читенә очкан һәм ике багана арасында кысылып калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә, ягъни 28 ноябрь 10.45 сәгатьтә Зәй – Бохарай – Урсай – Әлмәт автомобиль юлының 27нче чакрымында «Рено» автомобилен идарә итүче 32 яшьлек ир-ат трассадан юл читенә очкан», – дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, автомобиль ике ут баганасы арасында кысылып калган.

Юл һәлакәтендә төрле тән җәрәхәтләре алган 56 һәм 54 яшьлек ике пассажирны хастаханәгә озатканнар.

 

 

 

 

Чыганак: Татар-информ
Фото: соц.сети

 

Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!