“Яшьлек мәхәббәтемне соңгы күрүемдә йөрәк астында йөрткән кызым тәүге тапкыр тибенеп куйды” – инвалид арбасына утырган Миләүшә Зарипованың язмышы [дәвамы]

-- Лэйсирэ

39 яшьлек Миләүшә Зарипова студент чагында куркыныч юл һәлакәтенә эләгә. Чәчәктәй яшь кызга инвалид арбасына утырырга туры килә. Ләкин ул бирешми-сынмый. Алай гына да түгел, менә дигән гаилә корып, иң зур хыялы – әни булу бәхетен татый, үз көче белән бизнес булдыра. Инстаграмын карап баручылар безнең белән һичшиксез килешер, ул барыбызга да үрнәк булырдай, гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Миләүшәнең үзенең тормыш юлы турында язган хатирәләренең дәвамын сезгә дә тәкъдим итәргә булдык. Язманың башын биредә укый аласыз. Үзе турында ул болай дип яза (үзгәртмичә бирәбез):

«Мөнир киткәч, килер микән, шалтыратыр микән дип уйлана башладым. Мөнир озак көттермәде, шалтыратты. Безнең сөйләшүләр телефон аша дәвам итте. Һәм ул май аенда миңа кучеп килде. Без никах укытып,яши башладык. Мөнир миннән 15 яшькә олы. Миңа кадәр никахы булган. Аерылып 10ел ялгыз яшәгән. Беренче гаиләсендә 1 улы калган. Мөнир килгәч 1 ел коммуналкада тордык, чөнки яңа йорт төзелеп бетмәгән иде әле. Язарга онытканмын, коммуналкага чыккач, ягьни тора башлагач мин юристлык белемен алырга институтка укырга кергән идем, чөнки аның стипендиясе дә бар 600 сум. Мин институтны кызыл дипломга бетердем. Шулай итеп мин 2 югары белемле, укытучы һәм юрист булдым. Мөнир белән тора башлагач түземсезлек белән балага узасым килә башлады.

Әмма бәхет миңа тиз генә елмаймады. Сентябрь аенда, без яңа машина алдык, ә бер елдан соң яңа квартирабызга күчтек. Эшем тагында киңәйде. Мин үз оешмамны булдырдым. Мөнирне уз оешмама шофер итеп урнаштырдым,чөнки пенсиягә чыкканда кирәк булачак. Без бергә эшли башладык. Ял итәргә чит илләргә йөри башладык. Миңа шәхәр квартирасында коляска белән йөрү кыен иде, шунлыктан үз өем турында хыялландым. Шул чак яңадан төшем исемә төште.

Төшемдә бит мин кызыл кирпичтән таш матур йорт күргән идем. Северныйдан җир алдык һәм шунда зур итеп йорт салдык. Йортны төзегәндә әтием бик булышты,төзүчеләр янында гел әтием булса, проект һәм материал артыннан узем йөрдем. Чөнки Мөнирнең ул яктан батырчылыгы юк. 2011 яңа елны каршы алырга без Тайландка киттек. Тайландта Яңа ел алдыннан уздырыла торган гореф гадәт бар икән. Алар шарны кабартып, аның астына ут кабызып, шул вакыт теләк теләп шарны очыртып җибәрәләр. Мин дә уземнең иң зур теләгемне уйлап, теләп шар очырдым һәм мин Тайландтан балага узып кайтканмын. Тайландтан кайтканда, үзем әлеге белмәсәм дә, йөрәгем белән балага узган кебек тоемладым. Ә инде авырлы икәнемне белгәч, миннән дә бәхетле кеше булмады. Тайландтан кайткач яңа иркен йортыбызга кучендек, зур дҗип машинасы алдык. Эшләвемне дәвам иттем. Авырлы вакытымны җиңел кичердем.

Абыем авырлы икәнемне белгәч, «Әйдә сеңлем авылга алып кайтам, әби исән вакытта кайтып килик»- диде. «Бала тапкач тагын кайта ала алмаячаксын «-диде. Минем травмадан соң 10ел авылга кайтканым юк иде. Авылга бу коляскадагы килеш кайтырга бик ашкыныпта тормый идем. Анда бит нишләсәңдә беренче сөйгән яр бар. Мөнирдән рөхсәт алып, абыем белән Башкириягә авылга кайтып киттек. Юл буе уйланып «Мәхәббәтемне курерменме, күрсәм бу килеш ничек күренермен «-дип уйланып кайттым. Егетемнең абыйсы , минем ике туган апага өйләнгән иде. Минем бит авылга кайткач апамнарга да барасым була.. Тагын кайчан кайтам бит әле. Әй шатланып каршы алды да соң әбием. Аңа куп итеп күчтәнәчләр төяп кайттык. Хәзер бит барлык бар. Әбием «Авылда сине бик бай яши икән Миләүшә, чит илдән чит илгә йөри «-дип сөйлиләр. «Аллага шөкер «- дип әйтәм аларга авылдашларымның сүзләрен җиткезде әбием.

Минем егетем турында беләсем килә, әбием әйтми, ә мин сорарга куркам. Кичен ике туган апама алып бардылар. Абыема рәхмәт инде кутәреп кенә йөртте. Аның мине кутәрерлеге бар. Абыем бик гәүдәле ул минем. Апамнар бик җылы каршы алдылар, табын кордылар. Шул вакыт ишек ачылып китте һәм ишектән «Миләүшәәә»- дип егетем килеп керде. Мин аны кургәч шак катып аптырап катып калдым. «Минем егетемме соң бу? Мин яраткан Алмазмы бу?». Сүзсез калдым….Ни әйтергә дә белмим. Минем каршымда Алмаз тугел, ә бер бутен кеше басып тора иде. Алмаз миңа яшьле күзләрен төбәде дә «Беткән бу дисеңме, юкка чыккан бу дисеңме?»-диде дә чалыш-чалыш атлап яшьле күзләрен бер тутырып карады да чыгып китте. Барыбызда бер кавым сүзсез калдык. Апам аның өйләнмәгәнен, гел эчеп йөргәнен сөйләде. Эх , Алмаз нишләдең син. Син бит бу хәлгә төшәргә тиеш тугел идең бит?! Менә шул вакыт мин уземнең коляскада булсамда, аңардан бик күпкә өстен икәнлегемне аңладым. Ул көнне күзгә йокы кермәде. Курешсәк ничекләр очрашырбыз дигән уйлар артта калды. Ә икенче көнне авылдан киткәндә Алмаз безнең өй янындагы, җирдә беларус тракторы янында ятып калды. Менә шул вакыт мин яратып йөргән Алмаз юкка чыкты. Уземнең Мөниргә чыгып бәхетле булганымны аңладым һәм минем йөрәк астында беренче тапкыр кызым тибеп куйды.»

ДӘВАМЫ БАР

Бәйле