» Улымның үле тууы турында хәбәрне ишеткәч, җүләрләнәм дип торам» [гыйбрәт]

-- Алина

… Мәктәптә укыганда иптәшләрем арасында әллә ни аерылып тормадым. Укуым да уртача булды шунда. Югары сыйныфларда укыганда яшьтәш егетләр кызлар озата башлаганда мин читтә генә йөри идем. Кызларны да үземә карата алмадым. Югыйсә, берсенә күзем төшеп, аның өчен янып-көеп тә йөрдем, ә ул миңа борылып та карамады. Армиягә киткәч тә кызлардан мәхәббәт хатлары ала алмадым. Хәрби хезмәттән кайткач, читкә чыгып китмәдем, авылда калдым. Тора-бара иптәш егетләрем өйләнә башлады. Ул чакта әле минем кызлар кулы да тотканым юк иде. Шулай да өметемне сүндермәдем. Бервакыт, көзге кичләрнең берсендә, авыл клубына кинога киттем. Клубның ишеген ачып керү белән күзем бер таныш булмаган кызга төште. Карашларыбыз очрашкач, икебезнең арада ниндидер җылылык бөркелеп алгандай итте. “Менә ул мине көткән кыз”, – дип, эчемнән генә уйладым да, кино буе аннан күземне ала алмый утырдым. Кайтканда, бөтен кыюлыгымны җыеп, артыннан киттем.

Ул көнне әллә ни озак сөйләшеп тормадык. Шәфкать туташы икән, безнең авылга вакытлыча эшкә җибәргәннәр. Тел төбеннән аңладым: әле егете дә юк. Шул көннән алып мин Зәмирәсез тора алмый башладым. Сизәм: ул да миңа битараф түгел. Мәхәббәт дигәннәре кешене әллә нишләтә икән, ул чакларда җирдән түгел, күктә йөргән кебек булган идем.

Өйләнешергә вәгъдәләр бирешкәч, бу шатлыгымны өйдәгеләр белән уртаклашырга уйладым. Гаиләдә мин төпчек, бердәнбер малай. Ике апам да кайткач, әнине (әтием үлгән иде инде) алар белән янәшә утырттым да, үземнең ниятемне әйттем. Әни Зәмирәмнең инде җиде буынын тикшерергә өлгергән икән. “Улым, син минем карап торганым. Өйләнгәндә кызны бик сайлап алырга кирәк. Ул кызның ни атасы, ни анасы юк. Нәселе булмагач, җүнле кыз түгел инде ул. Хәерчелектә ятим үскән баладан ни көтәсең?” – дип, авызымны япты да куйды. Апалар да әни яклы иде.

Шул көннән мин ике ут арасында калдым. Җитмәсә, Зәмирәм авырга узган икән. Безнекеләрнең өйләнешергә каршы икәнен аңа ишеттергәннәр. “Җимеш, әниең риза түгел икән, безгә бергә булуның мәгънәсе юк. Мин авылыгыздан китәм. Баланы ничек тә үзем үстерермен. Әгәр теләгең булса, бергә китик”, – диде Зәмирә, яшьләренә батып.

Беркая да җибәрмәдем мин аны, җитәкләдем дә өйгә алып кайттым. “Яратсагыз да, яратмасагыз да Зәмирә –Кминем хатыным”, – дигәч, әни өйдән куып чыгара алмады инде. Бик зурлап булмаса да туй уздырдык. Зәмирәнең карап үстергән әбисе дә килеп безнең тормышны күреп китте.

Сөю-назга гына күмелеп яшәрбез кебек иде дә, булмады шул. Әни атлаган саен киленен чукырга гына торды. Һәр эшеннән гаеп тапты. Югыйсә Зәмирә бик акыллы, бөтен эшне белеп үскән авыл кызы. Юк, әнигә һаман нәрсәдер җитмәде. Тора-бара мине хатыныма каршы котырта башлады. Имеш, ул шундый, ул тегенди… Көн дә бер сүз. Зәмирә әнигә ничек ярарга белми йөрде. Борынына җиткән корсагы белән иртә-кич сыерны үзе сава, сөтен дә аерта иде. Ашарга да бик тәмле әзерләде. Өйдә чисталык. Әнигә тып-тын гына Ходайга шөкер кылып утырасы иде дә бит… Ләкин ул көннән-көн Зәмирәгә карата зәһәрләнә генә барды. Минем дә чыдар әмәлем калмады.

Беркөнне өйдән чыгып киттем дә, бер дустым белән төн уртасына кадәр эчеп утырдым. Өйгә ничек кайтканымны да, йоклап яткан җиреннән хатынны өстерәп торгызып бәреп екканымны да хәтерләмим. Кыскасы, җенләнеп, өйдәге бөтен нәрсәне җимереп бетерә язганмын. Иртән айныгач кына ниләр майтарганымны аңладым. Ләкин ул вакытта соң иде инде. Әнидән аласы үчемне Зәмирәдән алдым бит. Җаныкаемның күзе-бите кара күмер кебек. Эчен тотып, бөкрәеп, миңа күтәрелеп карарга куркып, шул килеш тә һаман эшләп йөргән була тагы үзе. Кич белән моның хәле начарланды. Ашыгыч ярдәм машинасы алып китте.

Иртән улымның үле тууы турында хәбәрне ишеткәч, җүләрләнәм дип торам. Якты дөньяны күрергә дә өлгерә алмаган сабыемны салкын җир куенына күмеп куйгач, тормышым беткән кебек булды. Зәмирә дә сырхауханәдән чыккач озак тормады. Киемнәрен җыйды да: “Минем сездә яшәрлегем калмады. Үз бәхетеңне табарсың әле”, – дип чыгып китте. Артыннан ялварып-ялынып чыгып чапмакчы идем, әни кулдан тотып калды.

Шул көннән алып Зәмирәм хәбәрсез югалды. Шактый озак вакытлардан соң гына ишеттем: шәһәрдә яши икән, бик акыллы бер кешегә кияүгә чыккан. Ике баласы булуын, Зәмирәнең югары уку йортын тәмамлап, табиб булып эшләвен, җитеш тормышта яшәвен, кыскасы, энәсеннән җебенә кадәр сөйләделәр. Аның бәхетле булуына чын-чынлап сөендем. Югалып, төшенкелеккә бирелмәгән бит.

Бәлкем минем бу хатымны Зәмирәгә укырга туры килер. Шуңа күрә бу юлларны аңа багышлыйм: Зәмирәм, теге вакытта алларыңа тезләнеп гафу сорый алмадым. Сиңа күрсәткән авырлыклар өчен син безне кичерә алырсыңмы икән? Син китеп кенә мин бәхетле булмадым. Яңадан өйләнмәдем. Әни белән бергә картайдым. Мин синең алда мең тапкыр гаепле. Синең белән бергә уздырган матур көннәр өчен, миңа сөю бүләк итә алганың өчен мин сиңа рәхмәтлемен. Ни өчен яшәгәнемне дә аңламыйм. Мәгънәсе юк. Олы өйдә әни карчык белән икебез генә. Нигезебез кабер кебек тын, салкын. Син үзең белән минем йөрәгемне алып киттең. Зәмирә, мин сине гомерем буе яраттым. Көн саен күңелдән синең белән сөйләшәм, серләшәм.

Мине кызгануларын теләмим. Мин үз җәзамны алдым инде. Үз бәхетенең кадерен белмичә, мәхәббәтен сакларлык көч таба алмаган ирләргә шул кирәк. Хәзер миңа үкенеп яшәргә генә калды.

 

 

 

Татарстан яшьләре

Бәйле