Иң күбе Ирназаровага, ә иң азы Раязга: «Үзгәреш җиле»ндә җырлаучы артистлрның бәяләре билгеле

-- Julia Julia

«Үзгәреш җиле»ндә катнашучыларның 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак концертта ничә сумга җырлаячаклары билгеле булды. Бу турыда «БИЗНЕС Online» яза.

«Үзгәреш җиле»нең беренче концертларында чыгыш ясаган җырчыларга моңарчы 20 мең сум түләгән булсалар, быел гонорар күләмен арттырганнар. «Мәсәлән, татар эстрадасының танылган җырчылары, атказанган артистлар Алинә Шәрипҗанова белән Раяз Фасыйховка 46 мең 500 сум түләячәкләр. Айдар Сөләйманов 60 мең, ә Марсель Вәгыйзовка исә 66 мең 200 сум бирәчәкләр. Татар эстрадасында исемнәре бөтенләй таныш булмаган Юлия Гарифуллинага 76 мең 500 сум, ә Лилиана Ирназаровага 91 мең 800 сум күләмендә акча түләячәкләр. Җырчыларның чыгышларын кем һәм ничек бәяләгәнен анык кына берәү дә аңлата алмады», дип яза «БИЗНЕС Online».

Бәйле