Хәлиткеч сәгатьләр калып бара: тавыш бирү төгәлләнә

-- Лэйсирэ

Бүген, 30 ноябрьдә, Мәскәү вакыты белән 23.59 сәгатьтә «Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү төгәлләнә. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәтиҗәләрне берничә атна эчендә ясаячаклар. Бу вакыт дәвамында төбәкләрдән килә торган бөтен анкеталар һәм тавыш бирү үткәрелгән барлык платформалар буенча статистика мәгълүматлары эшкәртеләчәк.

Татарстанда мәшһүр шәхесләрнең исемнәре «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларына кушылырга мөмкин.

Бәйгедә җиңүчеләрне 4 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә «Россия-1» телеканалы эфирында игълан итәчәкләр.

tatar-inform

Фото: Казанский репортер

Бәйле