Америка президенты вафат

-- Julia Julia

Әлеге хәбәр 1 декабрь иртән килеп иреште.

1 декабрь көнне 94 яшендә АКШның элеккеге президенты — өлкән Джордж Буш вафат булган.
Соңгы вакытта ул бик каты авырган, йөри алмый башлаган. Инвалид креслосында хәрәкәтләнгән. Тормыш иптәше Барбара Пирс 2018 елда ук вафат булган.

Джордж Буш, 1964 ел

Азатлык радиосы (чит ил агентлыгы): Джордж Буш 1989-1993 елларда президент булды.

Җомга кичендә 94 яшендә АКШның 41нче президенты Джордж Буш вафат булды. Бу хакта аның гаиләсе хәбәр итте.

Мәрхүмнең улы, АКШның 43нче президенты Джордж Буш үзенең белдерүендә «әтиебез иң югары дәрәҗәдә затлы шәхес иде» диде.

АКШның хәзерге президенты Дональд Трамп кайгы уртаклашып, элекке президентны җәмгыятькә хезмәт итү юлын сайлаган күп американнарга үрнәк дип атады.

Джордж Бушның сәяси карьерасы Техаста башлана, ул җирле канун чыгару җыелышына сайлана. Соңрак АКШның БМОдагы вәкиле, Үзәк күзләү идарәсе мөдире, 1980 елда Рональд Рейган администрациясендә вице-президент була, 1988 елда президент булып сайлана.

Джордж Буш чорына «Салкын сугыш» ахыры, Совет берлеге таркалу, Күвәйтне Гыйрак гаскәреннән азат итү туры килә. «Чүлдәге давыл» дип аталган хәрби операциядә 30 илнең гаскәре катнаша.

1991 елда президент сайлауда җиңелгәннән соң Джордж Буш үзенең улы Джордж Бушка 2000 елда президентлык өчен көрәштә ярдәм итә.

Джордж Буш ялга чыккач та актив тормыш алып бара, 90 яшен боралактан парашютта сикереп билгели. Соңгы дүрт елында инвалид арбасын куллана. Аның хатыны Барбара Буш сигез ай элек вафат булды.

Бәйле