Казанда өч укучы күсе агуы белән агулана

-- Алина

Кичә, 30 ноябрь  Казанның 60нчы мәктәбендә белем алучы өч бала күсе агуы белән агуланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Идарә белгечләре мәктәптә тикшерү үткәргән.

«Тикшерү барышында, документларны караганнан һәм мәктәп персоналыннан сораштырулардан соң мәктәпнең фирма белән килешү буенча кимерүчеләрне агулаулары ачыкланган. Дезинфекция вакытында кагыйдәләр бозылу ачыкланган, шул исәптән кимерүчеләр өчен алдавыч балалар күрә торган урынга куелган булган”, — дип хәбәр итә ведомство.

Кагыйдәләрне бозучы затлар җаваплылыкка тартылачак. Бу вазгыятьне идарә контрольдә тота.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, укучыларның хәле канәгатьләнерлек дип билгеләнә.

 

 

 

 

tatar-inform

Бәйле