//Юлия Насыбуллина//Тatar today//
Радик Юлъякшин быел да рекорд куйды. «Татнефть-Арена» стадионында узган «Элвин Грей» лейблының туган көн концертын тамаша кылырга 9 меңгә якын кеше килгән иде.
Элвин Грей концертны Гүзәл Уразова белән икесе арасында бәхәс чыгарган «уртак җимеш» — «Красивая, хороший» җыры белән башлады. Ике популяр җырчы элек дуэт итеп башкарган бу җырны хәзер җырчылар икесе дә үз концертларында аерым җырлап йөриләр. Әле күптән түгел генә Казанда узган концертында Гүзәл Уразова «Красивая, хороший»ны әле дә җырлавы һәм бернигә дә карамастан алга таба да башкарачагы турында сөйләгән иде.
«Элвин Грей чынлап та фонограммага җырлый!»
Концерт башланып бер сәгать узгач, сыйфатсыз тавышка кәнәгатьсезлек белдереп һәм Радикның фонограммага җырлаганын күреп кайтып китүчеләр күп булды.
«Концерт ярыйсы гына. Бик үк күңелле түгел, кеше аз бии. 1500 сумга билет алып килгән идек, ошамай китәбез», дип Зилә һәм аның белән килгән ике дус кызы ишектән чыгып баралар иде. Алар артыннан бер төркем егетләр күренде. «Ошамый, шуңа китәбез», диделәр.
«Мин Радикның концертында беренче тапкыр. Үзе җырламый, дигән сүзгә ышанмый идем. Ирем белән икебезгә 4000 сумга билет алып килдек. Элвин Грей чынлап та фонограммага җырлый! Бер курыкмыйча әйтә алам. Кайбер җырларының сүзләрен дә белми кебек тоелды. Авызын да ачмый, елмаеп тора, ә җыры бара. Экраннан барысы да күренә бит. Күңелем кайтты. Концертка килгән тамашачы арасында да төрле хәлле кешеләр барлыгына иманым камил. Кеше тир түгеп тапкан акчасына әллә ничә меңгә билет алып концертка килгән, ә ул авызын ачырга да иренеп тора. Хөрмәте шул хәтле генә димәк. Бу концерт түгел, ә дискотека», дип фикерен белдерде Альбина ханым.
«Үзе җыр бүлешә, үзе танылган җырчыларыбызның җырларын җырлый!»
Радик татар эстрадасына килеп керү белән элек болай да популяр булган җырларны үзгәртеп, яшьләрчә аранжировка ясап, аларга үзенчә яңа сулыш өрергә тотынды. Башта Салаватның «Уфтанма»сы яңарды, аннары Рафаэль Латыповның «Гомерләр үтә икән ул» җырына чират җитте. Рафаэль абый белдергәнчә, Радик аның җырын рөхсәтсез алган. Ләкин сәхнә тәҗрибәсе зур булган мөхтәрәм җырчыларыбыз Элвин Грейга дәгъва белдермәде. «Ярый, җырласын», диделәр. Элвин Грей бу концертта тагын бер «яңа» — Рәсим Низамовның «Каеннар арасында» җырын башкарды. Стадионга җыелган 9 меңгә якын халык әлеге җырны бер тавышка яттан җырлады. Күпләр моны Элвин Грейның уңышы дип атады. Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов бу сүзләр белән килешмәвен әйтте. «Нишләп аның уңышы булсын ул? Күп еллар дәвамында җырланып, халыкның күңеленә сеңгән җыр бу. Радик бу җырны миннән сорап алмады. Авторлары белән килешкән, күрәсең. Безнең заманда җыр үзләштереп йөрү дигән нәрсә юк иде. Җырны Радик башкаруында да ишеттем. Нәрсә дип әйтим? Кайсы җырны алып яңартсаң да яңа була инде ул. Җыр өчен талашып йөрергә җыенмыйм, җырласын. Бездә җырга кытлык юк!», диде Рәсим Низамов. Ә менә Радик үзе нишләптер өлкән җырчыларыбыз кебек фикерләми, заманча эш итә. Татар җырчыларына хас булмаган гамәлләр кылып, Гүзәл Уразованы караклыкта гаепләде. Имеш, «Красивая, хороший» җырына авторлык хокукларын үзләштереп җинаять кылган итеп калдырды. Шушы җыр аркасында Элвин Грей белән Уразованың дуслыгы бозылды, алар хәзер бөтенләй аралашмыйлар.
«Спорт сараендагы халыкның болай берләшеп җырлавының төп сере Элвин Грей түгелдер, дигән уй килде әле миңа. Монда хикмәт «Уфтанма» җырында түгел микән? Ул җырдагы сүзләр беркемне битараф калдыра алмый, шулай бит! Яшенә дә, картына да психолог киңәше кебек яңгырый, эш харап дигәндә дә сыгылмаска өнди. Айлар, еллар буе бу җырны көн-төн тыңлыйбыз. Ул инде канга сеңгән, димәк, тугандай якын, йөрәккә май булып ята. Беренче аккордларыннан ук күңелне ничектер үсендерә башлый. Сез аны Салават башкаруында да тыңлап карагыз, хисләр шундый ук. Тик Салаватны тыңлаганда ничектер күбрәк уйландыра бугай. Шулай булгач, монда җырчы харизмына түгел, җыр көченә сокланырга кала. Бу мин Элвин Грейны яратмаудан туган фикер түгел. Ә видеоны күргәч, башка килгән бер фикер генә. Болай уйлап ялгышам микән?», дип яза Энҗе Шәйхетдинова.
«Юк, ялгышмыйсыз дип уйлыйм. Бу җырны Салават абый йөрәккә үтәрлек итеп җырлый бит. Радик үзе нигәдер җыр бүлешә, ә үзе танылган җырчыларыбызның җырларын җырлап йөри. Миңа бик кызык булып китте. Җырласын. Ләкин үзе дә минем җыр дип нигә тавыш чыгарырга икән, дип аптырыйм. Шулай инде, элегерәк Салават абыйга мөкиббән китә идек. Хәзер Радик дип шашына халык. Аерма бик зур шул. Дөнья үзгәрә, зәвыклар үзгәрә. Шунсы кызганыч, яхшы якка түгел», дип җавап яза Фәния ханым.
«Elvin Grey»лар күбәячәк
Татар эстрадасында Салаватка охшаган җырчылар күп булган кебек, тора-бара Элвин Грейны кабатлаучыларның да ишәясенә ышанам. Мәсәлән, концертта Радик үзенең кул астында эшләүче Вилли кушаматлы егетне тәкъдим итте. Дөресен әйтим, аның бер үзенчәлеген дә күрмәдем. Бөтен хәрәкәтләре, киенүе, үзен тотышы, сөйләме һәм җырлавы да Радикныкы кебек иде. Текәлеп карамасаң Виллины Грейдан аеру кыен. Радик үзе аның кул астында тагын берничә җырчы эшләвен дә эйтте. Нәтиҗәсен үзегез ясагыз.
«Көлдеңни, көлмәдеңни…»
Әлеге сүзләрне инстаграмда халык шагыйре Роберт Миңнуллин Элвин Грейның концертыннан видео төшереп язып куйган. «Ишетәсезме, Оскар Усманов белән икебезнең җырыбызны, Элвин Грейга кушылып, 9000 татар җырлый», дип яза Роберт әфәнде.
Тамашачылар арасында концертка 3 яшьлек балалар белән килүчеләр күп иде. Хәтта иң кечкенә сабыйлар да Элвин Грейның җырларын яттан белә булып чыкты.
«Бүген без гаиләбез белән килдек. Олы улыма 5 яшь, кечесенә 4 тула. Элвин Грейның җырларын бик яратабыз, машинада барганда да балалар аны гына тыңлыйлар. Безгә бик ошый, киләсе елга да киләбез, Алла бирса», ди Гөлназ һәм аның иптәше.
Моңарчы Татарстанда 9 мең кеше сыйдырышлы стадионнар җыеп концерт куйган җырчы юк иде. Элвин Грей исеме татар эстрадасына чын мәгънәсендә үзгәреш алып килде. Радикның уңышына көнләшеп, аңа аяк чалырга теләүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, шушы зур концерт алдыннан гына социаль челтәрләрдә Элвин Грейның концертын булдырмау өчен имза да җыеп маташтылар. Нәтиҗәдә Радик җиңде, концерт булды һәм зал шыгрым тулы иде. Язманы Салават Фәтхетдиновның алтын сүзләре белән тәмамлыйсы килә: «Тамашачыны залга куып кертеп тә, залдан куып чыгарып та булмый».