Фәнил Вакказов Нәфкать Нигъмәтуллинның ни өчен «Алтын барс»сыз калу серен ача

-- Лэйсирэ

Үзе җырлый, үзе мәҗлесләр алып бара, әле җитмәсә спорт белән дә шөгыльләнә. Фәнил Вакказов өчен соңгысы – хобби гына түгел, гәүдәсен матур формада тотуның бер ысулы да. «Ләкин барыбер тәнем үзем теләгәнчә түгел әле. Максат куйдым, икенче елга миңа 35 яшь тула, шул датага кадәр корсагымда пресс шакмаклары булуын телим. 35 яшемә җиткәндә булса да, бер мәртәбә күреп карыйсым килә минем аны – ничек була икән ул?» – ди әңгәмәдәшем.

– Сез халык арасында «Күпме күзләр күреп онытылган» җыры белән популярлашып киткән идегез. Аннан соң сәхнәне ташладыгыз кебек. Тамада булып эшлисез. Ни өчен җырчы булып китмәдегез?

– Хәзер җырчыдан алып баручыга күчү еш күзәтелә. Ә минем алай булмады. Җырчыдан алып баручыга күчкән кеше түгелмен, туйларны 1нче курста укыганнан бирле алып барам. Җырларымны җырчы булу теләге белән яздыра башламадым. Әтиләрдән тыңлап үскән берничә җыр бар иде: безгә кунакка кайткач абыйлар шуларны гармун тартып уйныйлар иде. «Күпме күзләр күреп онытылган», «Ал булыйм микән сиңа», «Көт бәгърем» мәсәлән. Шуларны башкарасы килә иде. Ә иң беренче бу шөгыль «Әти кеше иткән егет без»дән башланып китте. Бер дус егетнең әтисенә дип җыр яздырдык та, моны хәзер кемгә җырлатырга инде, дигән сорау килеп туды. Дустымның әтисе әйткән: «Башка кеше башкаруында кирәк түгел, җырласа – Фәнил җырласын». Шушы җырны яздырдым да, аннан соң башкаларын яздырырга теләк туды. Ләкин мин үземне җырчы итеп күрмәдем, чөнки профессиональ белемем юк. Мин – тарихчы-филолог. Миннән яхшырак җырлаучылар барлыгын белә торып, сәхнәгә аяк басарга кыенсындым һәм үземне күбрәк алып баручы буларак күрәм. Җырларымны таратып йөрмәдем, радиолар үзләре алды – җырлатты. Аның белән бәйле проблемалар да килеп чыкты әле. Хәзер бит һәр җырның үз авторы, хуҗасы бар. «Күпме күзләр күреп онытылган» дигән җырның да үз хуҗасы бар, хокуклары бер җырчы ханымда. Ә ул бу җырны, аннан башка, тагын кемдер башкаруны теләми. Моның аркасында Нәфкать Нигъмәтуллин да «Алтын барс»сыз калды. Чөнки бу җырны ул да җырлады һәм аңа моның өчен «Алтын барс» бирергә тиешләр иде. Әлеге премияне бирергә берничә көн кала, бу ханым килеп чыкты да: «Ул – минем җыр, хокуклары – миндә, сезнең аны җырларга хакыгыз юк», – диде. Нәфкать Нигъмәтуллинның да планнарын бозды, миңа да җырларга ярамый булып чыкты. Шулай итеп алып баручы булып эшләүне дәвам иттем. Быел 15 ел булган икән. Әмма җырларымны тыңлаучылар бар, тагын бер-ике күңел халәтенә туры килә торган җыр яздырырга йөрим.

– Спортка ничек килдегез?

– Балачактан. Спортны бәләкәйдән үк бик яраттым, үземне киләчәктә һәвәскәр спортчы итеп күрдем. Иң яратканым футбол иде, әни: «Сиңа футбол җене кагылган, улым», – дип тә әйтә иде әле. Әйе, мин футбол турында бөтен әйберне беләм, үзем дә уйныйм һәм яңалыкларын карыйм. «Футбольный маньяк» кебек. Футбол уйнаганга күрә, сулыш системасы бик әйбәт эшли һәм мәктәптә укыган вакытта ук зур дистанцияләргә бик әйбәт йөгерә идем. Баскетбол да, волейбол да уйнадым, чаңгыда да шудым. Параллель рәвештә иҗат белән шөгыльләндем: баян түгәрәгенә йөри идем, җырлый да идем, җыр инде ул нәселдән килгән. Ягъни, спорт белән иҗат минем һәрвакытта да гел бергә барды. Әмма университетка керү минем киләчәкне ачыклады – спорт факультетына керергә теләгән идем, килеп чыкмады. Шулай итеп филолог булдым.

– Хәзерге вакытта нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсез?

– Атнага ике тапкыр футболга барам, ансыз яши алмыйм. Футболдан кәефләнәм, ләззәт алам. Шунда барып, бөтен җыелган хисләрне чыгарып кайтам да, рәхәт булып китә. Атнага ике-өч тапкыр спортзалга йөрергә тырышам. Монысы үземнең физик халәтемне яхшырту өчен. Фитнеска әле күптән түгел генә йөри башладым – 4 ел тирәсе. Аңарчы ул минем организмга кирәк түгел, дип уйлый идем, чөнки футбол уйныйм, һәм бу җитә кебек тоелды. Умыртка баганама ике бүсер чыккач, футбол белән генә үз тәнемне ныгыта алмавымны аңладым. Мускулларны үстерү һәм ныгыту өчен футбол гына җитми икән. Ә кешенең иң зур байлыгы – ул аның организмы, тәне. Тәнеңдә яшисең, шуңа күрә аны карарга тиешсең. Тагын бер спорт төре: туганнар белән җыелгач, без җәй көне – футбол, кыш көне – «Итекле хоккей» уйныйбыз.

– «Итекле хоккей» нинди була ул?

– Мин туган Саба районының Мәртен авылы – бик кечкенә, анда шугалак та, боз да юк. Кыш көне малайларның хоккей уйныйсы килә. Шуңа күрә үзебезнең хоккей төрен уйлап чыгардык. Клюшкалар алдык. Шайба бик каты, аның белән сугып, берәр кешегә тидерсәң, имгәтергә дә мөмкинсең, шуңа аның урынына кечкенә резин туплар. Боз булмагач, билгеле тимераяк кимисең, киясең итек – анысы иң җайлысы. Чөнки ул таймый, аның белән аякта нык торасың. Капкалар куйдык та, хоккей кебек уйныйбыз.

– Фәнил, сез үзешчән спортчы, сәламәт яшәү рәвеше алып барасыз. Шулай да, начар гадәтләрегез бар идеме?

– Юк иде. Кечкенә чакта тәмәке тартып карадым. Эчкә суыргач үлә-үлә йөткердем дә, шуннан соң бәлки минем чиркану барлыкка килгәндер. Исерткеч эчемлекләр эчеп караган бар, ләкин алкогольнең тәме тамак төбендә калу ләззәт китерми.

– Дөрес туклану дигән әйбер бик популяр хәзер. Сез ничек тукланасыз?

– Спорт белән шөгыльләнәсең икән, син үзеңнән үзең дөрес туклана да башлыйсың. Чөнки спортзалга барып, җиде кат тиреңне чыгарып шөгыльләнгәннән соң, «Ни туры килсә шуны ашасам, әле генә бер сәгать этләнеп кайтканымны яңадан сызып атам», – дип уйлыйсың. Шуңа күрә, болар үзара бәйле: спорттагы кеше туклануына да игътибар итә башлый. Дөрес туклану дигәндә, граммлап, көнгә биш-алты тапкыр ашау күз уңында тотыла. Болай калория санап утыру авыр. Без дә дөрес тукланырга тырышабыз, әмма башкача. Мәсәлән өйдә майонез кулланмыйбыз. Бик сирәк – бәйрәмнәр вакытында салатлар ясаганда гына була. Колбаса кебек эшләнмәләр, камыр ризыклары ашамыйбыз. Син нәрсә ашасаң, балаң да шуны ашый. Ә без аларның файдасыз әйбер ашавын теләмибез. Шикәр кулланмаска тырышабыз. Мин, мәсәлән, аны көнгә бер мәртәбә генә ашыйм. Иртә белән сөтләп, шикәрләп тәмле кофе эчмәсәм, кәефем булмый, шуңа күрә көнгә бер мәртәбә генә булса да, шикәр ашала. Ә нәрсәләр ашавыбызга килгәндә, балык, тавык, төрле итләр, шулпа, аш, ярмалар, сөт ризыклары, җиләк-җимеш. Сөт ризыкларының кибеттәгесен түгел, фермерлар ясаганын алырга тырышабыз. Билгеле, бөтен кеше дә майонездан яки кабартмадан баш тартып бетерә алмас. Шуңа күрә, мин мондый фикердә: ашыйсың икән инде, күбрәк хәрәкәт ит. Чыгарып бетереп бар, эчеңә җыелып бармасын.

– Хәзер ябыгуга багышланган телевизион программалар бик күп. Әгәр дә татарларның да шундый тапшырулары булса, татар эстрадасыннан катнашырга җибәрердәй кешеләр бармы, сезнеңчә?

– Минем уйлавымча, эстрададагы күп кенә ир-атларның артык авырлык белән проблема бар. Кайвакытта концертларга киләсең – чыгып басалар сәхнәгә, корсаклары бүлтәйгән – карап торырга матур түгел. Кемдер бәлки авыртадыр, кемнеңдер гормоннары дөрес бүленеп чыкмаска мөмкин. Бу четерекле сорау, ләкин шулай да, эстрададагы, шоу-бизнестагы кеше, барыбер, зифа буйлы булырга тиеш. Тамашачы аларга сокланып утырсын. Сәхнә кешесе үрнәк булырга тиеш. Хатын-кызлар да матур ир-атларны ярата. Әнә, Әнвәр Нургалиев дип, үлеп китәләр. Моның сере матур тавышлы булуында гына түгел, чөнки ул чибәр, яхшы формада. Бу да популяр булырга бик ярдәм итә торган бер әйбер. Рус, чит ил эстрадаларын карасаң – анда бит таза кешеләр юк. Алар бөтенесе матур гәүдәле. Сәхнәдә басып торган кеше башкалар өчен матурлык эталоны булырга тиеш ул. Кешеләр аңа карау белән: «Аһ, бигрәк матур», – дип уйларга тиеш.

– Табиблар: «Сәламәт булу өчен кеше көненә ун мең адым ясарга тиеш», – дип әйтә. Ә сезнең сәламәтлек буенча ниндидер киңәшләрегез бармы?

– Җәяү күбрәк йөрергә кирәк, Аннан соң, йокы да җитәрлек булырга тиеш: 7-8 сәгать. Мин аның хакында укыган идем, йокы вакытын дөрес сайласаң, сәгатьләр буе йокламасаң да, үзеңә кирәк кадәр йокыны алып була икән. Мәсәлән, кичке 7 белән 8 арасында йоклап алсаң, ул синең 7 сәгать йокыны алыштыра, диләр. Аннан соң, спорт белән ныклап шөгыльләнмәсәң дә, тимерләр күтәрмәсәң дә, минем уйлавымча, синең тормышыңда барыбер зарядка, төрле күнегүләр ясау булырга тиеш. Сәламәт яшәү өчен дөньяга да позитив карарга кирәк. Минем бар да начар дип йөрсәң, киресенчә үзеңне басасың.

– Фәнил, сезнең кызыгыз һәм улыгыз бар. Аларны да спортка җәлеп итәсезме?

– Минемчә һәрбер әти-әнинең максаты – ул сау-сәламәт, акыллы, тыңлаучан бала үстерү. Без дә, көчебездән килгәнчә шушы юнәлештә эш алып барырга тырышабыз. Минем малайга, мәсәлән, алты яшь кенә тула әле. Шуңа күрә аны ниндидер профессиональ дәрәҗәдәге спорт төрләренә бирергә әлегә иртәрәктер дип уйлыйм. Аннан соң, ул аның характерына да бәйле бит, белеп тә бетереп булмый, баланы кайсы якка тартадыр. Шуңа күрә дә без, бөтен тәнне камилләштерә торган спорт төре дип йөзүне алдык та, хәзер аның белән шушы юнәлештә шөгыльләнәбез. Ул атнага 4-5 тапкыр йөзү дәресләре ала. Ә моның максаты – суда үзен тота белсен, андый-мондый хәлдә йөзеп чыксын өчен. Ул үсәчәк, авылга әбиләренә кайтачак, дөнья хәлен белеп булмый бит. Йөзү аның үзенә дә ошый, йөри-йөри әкренләп тәнендә дә үзгәрешләр күренә башлады. Ул тартылып, үсеп китте, аның җилкәләре дә ныгыды. Аннан соң, без хатыным белән өйдә пресс ясыйбыз. Балалар да аны күреп, кызыксынып китәләр. «Әти, мин дә сезнең белән пресс ясыйм әле?» – дип киләләр. Бала гаиләдә нәрсә күрә, шуны эшли. Улымның фикерләү рәвешен дә яхшыртасым килә, шуңа күрә без шахмат дәресләре дә ала башладык.

– Спорт вакытны да күп ала бит. Гаиләгездә моның белән бәйле рәвештә проблемалар килеп чыкмыймы? Шул ук футбол уйнарга китүегез белән бәйле, мәсәлән.

– Хатыным, үзе дә спортка битараф түгел кеше буларак, мине аңлый. Үзе дә фитнес белән шөгыльләнә. Бу уңайдан, хатынымнан уңдым.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Безнең гәҗит

Бәйле