2 декабрь Азнакай районында «Лада» автомобиле 59 яшьлек хатын-кыз һәм аның 8 яшьлек оныгын бәрдергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә, 2 декабрь көндезге өчләр тирәсендә Чемодур авылында «Лада Гранта» автомобилен идарә итүче 29 яшьлек ир-ат зур тизлектә юл читенә чыккан һәм 59 яшьлек хатын-кыз белән аның оныгын таптаткан.

Әби белән онык икесе дә шунда ук үлгән.

Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре авариянең нечкәлекләрен ачыклый.

 

 

 

tatar-inform

Бәйле