Балтач кызына Филипп Киркоров белән бергә җырлау бәхете елмая [фото]

-- Лэйсирэ

Балтач кызы Камилә Эркаева “Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестиваленең Гран-при иясе булган. Ул Казан шәһәрендә узган “Игелекле дулкын” фестивалендә катнашкан, дип хәбәр итә Хезмәт газетасы.

Фестиваль кысаларында катнашучылар мастер-класслар алып, концертларда катнашып, шәһәр буенча экскурсияләрдә булган. Гран-при ияләре катнашында исә махсус концерт тәкъдим иткәннәр. Камилəгə әлеге концертта катнашу бәхете елмайган. Нәни йолдызчык Россия эстрадасы йолдызлары – Филипп Киркоров, Валерия, Сергей Лазарев, Игорь Крутой, Юлианна Караулова һәм Динә Гарипова бер сәхнәдә чыгыш ясый.

Олуг җиңүләрнең башы, әлбәттә, Камиләнең вокал укытучысы Әлфия Гобәйдуллинага барып тоташа. Бары ике ел шөгыльләнү дәверендә мондый дәрәҗәргә ирешү олы мактауга лаек, дип яза җирле басма.

Фото: https://vk.com

Бәйле