Элвин Грей концертыннан кайтучыларның троллейбуста ни кылануы видеога эләгә

-- Лэйсирэ

Пассажирларның «Уфтанма» җырын җырлавы Интернетта тарала. Бу видеоны күп кенә төркемнәр үзләренә урнаштырган. Элвин Грей — Радик Юльякшин бу җырны үзенең аккаунтына да урнаштырган һәм «Рәхмәт!» дип язган.

Халык җырчыга әле “Татнефть” аренада узган тамаша вакытында ук кушылып җырлый башлаган иде. Соңрак концерт җәмәгать транспортында дәвам итте.

Элвин Грей концерты Казанда 10 меңгә якын тамашачы җыйды. Бу – татар эстрадасы тарихында мондый масштабтагы беренче концерт, дип яза Татар-информ.

Бәйле