Быелгы яз бик озак көттереп, ялындырып кына килде. Салкыннан күшеккән күңелләрне тизрәк җылытыйм дипме, ак болытлар йөзгән зәп – зәңгәр күк дәрьясына көләч йөзле кояш менеп кунаклады да, назга сусаган җир өстен кайнар нурга коендырды. Ялангач ботакларының шәрәлегеннән уңайсызланып утырган агачлар, кисәк җанланып, әкияттәге тизлек белән яшеллек дөньясына чумды. Соңга кала күрмик дигән сыман, шомыртлар хуш ис бөркеде, оялып кына сирень чәчәкләренең таҗлары ачылды, алмагачлар шау чәчәккә төренде, бар дөнья кошлар моңына күмелде. Яшиселәр килеп китте! Эчкәрәк алып куелган җиңел җәйге киемнәр тартып чыгарылды, кайсы – берсе тараеп киткәнлеген күреп, кәеф кенә кырылып куйды. Көзге каршында бөтерелә торгач, чәчләрне рәткә китерергә дә вакыт җиткәнлеге күзгә ташланды бит.

Эчтән генә яшерен сөенү хисләре кичереп, күтәренке күңел белән чәчтарашка барып керсәм, андагы чиратны күреп “ах”иттем. Яшь – җилкенчәктән алып, җитмешнең өске ягындагы әбекәйләргә кадәр матурланырга килеп утырганнар! Мин дә буш урындыкка чумдым. Янәшәмдәге алтмыш яшьләр чамасындагы ханым бик сүзчән булып чыкты.

— Авылдан килешем иде әле, — дип елмаеп, сүз башлады ул, кояшта янып каралган тәненә ишарәләп. — Кайттым да килдем  Рәхәт, беркем алдында хисап тотасы юк. Ике бүлмәле фатирда ялгызым гына яшәп ятам. Иптәшем үлгәнгә алты ел булды. Дөресен әйткәндә, сүз катучылар хәзер дә җитәрлек. Икенче хатынын әле яңа гына җирләгән күршем дә кияүгә чыгарга кыстап маташты. Әйе менә, йөгердем ди! Чынлыкта бит мин үземне ирем үлгәч кенә бәхетле хис итә башладым.

Гаҗәпләнүдән ачылган авызымны ябарга да өлгермәдем, ханым, көлемсерәп, сүзен дәвам итте.
— Яшь чагында җүләр буласың икән ул! Ялгыш кагылып китсәм, юлдагы баганадан да көнли иде мине. Көнләшә – димәк, ярата дип уйлап, бу гадәтенә артык игътибар бирмәдем. Өйләнешеп бергә яши башлагач кына үземнең ничек нык ялгышканымны аңладым. Аның көнчелеге тагын да көчәйде. Эштә яки кибеттә тоткарлансам , яки транспорт көтеп, соңгарак калсам, өйдә кара тавыш чыга иде. Нинди генә әшәке сүзләр белән атамый иде ул мине?! Тора – бара йодрыкларын да эшкә җигә башлады. Күгәргән күз төбе, кара янган тән, бәгырьне куырган авыр сүзләр… Җан ярасына түзә алмыйча, күңелем үрсәләнгәндә, ачынып каргый идем: «И, Ходаем, кулларың корысын иде, күзләремә тилмереп карап ятсаң гына ярар иде, алларыма тезләнеп гафу сораганыңны күрсәм ярар иде…» Әллә язмышы шулай язылган, әллә инде чынлап та каргышым төштеме – җир җимертеп эшләп йөргән җирдән авырып, урын өстенә егылды. Ашказаны астында яман шеш таптылар. Операциядән соң ике атнадан артык яшәмәс диделәр. Ә мин озаграк газаплануын теләдем. Теләгем кабул булды, дүрт ай ятты урын өстендә. Соңга таба куллары күтәрелми башлады. Кашыклап ашаттым, асларын чистарттым. Газап белән мөлдерәмә тулган күзләренә карап, бер генә нәрсә көттем: гафу үтенүен. Тик юкка көттем: саргайган йөзе буйлап соңгы тамчы яше тәгәрәп төшкәндә, кипкән иреннәре калтыранып: «Сихерче син…» – дип пышылдады.

Без аның белән утыз елдан артык яшәп, ике бала үстердек. Шул балалар хакына түзеп яшәгәнмен инде. Аңардан башка уза торган һәр көнемне, кичергән газапларым өчен, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк дип кабул итеп, сөенә – сөенә яшим, — дип тәмамлады ул үзенең сүзен.

Гаепләп тә, хуплап та берни әйтә алмадым мин очраклы танышыма.  Күңелдәге авыр уйлар тәэсиренә бирелеп, өйгә кайтып җиткәндә, күтәренке кәефем, җәйге таңда тирбәлгән аксыл томан сыман, эреп юкка чыккан иде.

 

 

 

 

Рауза Хафизова "Язмышмы? Ялгышмы?"

Бәйле