«Халыкны көчләп китергәннәр»: «Үзгәреш җиле»ннән соң ни өчен композитор, кайбер артистларда тискәре фикер туган?

-- Julia Julia

//Юлия Насыбуллина//Тatar today//

30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Үзгәреш җиле» фестиваленең өченчесе узды. Исегезгә төшерәбез, әлеге фестиваль Татарстан президенты ярдәм белән үтә. «Үзгәреш җиле»нең гомуми бюджеты 80 миллион сумны тәшкил итә.

Концертны «Татар радиосы» алып баручысы Айваз Садыров белән Румия Ниязова берничә телдә сәламләүдән башлап җибәрделәр. «Без татар җырлары илебезнең төрле өлкәсендә, һәр шәһәрендә яңгырарга тиеш, дип саныйбыз. Рәсәйнең генә түгел, дөньяның һәрбер илендә киң яңгыраш алырга тиеш дигән зур ышанычта торабыз», диде Айваз.

Алып баручылар «Үзгәреш җиле» һәр шәһәрдә яңгырарга тиеш, дисәләр дә, концертны Казанда гына куйдылар, Мәскәү исемлектән төшеп калды. Узган ел өч көнгә сузылган тамаша, быел ике көндә тәмамланды. Киләсе елга фестиваль концерты Америкада узарга мөмкин дигән сүзләр бар. Ләкин бу әлегә расланмаган мәгълүмат булып кала бирә. «Андый сүзләр йөри. «Әзерләнегез, Америкага барабыз» дип безгә килеп әйткән кеше юк әле. Барган очракта да икенче елга декабрьдә генә булыр, дип уйлыйм», диде катнашучыларның берсе.

Акчалар кая китә?

Госзакупки сайтындагы мәгълүматларга таянып, “Үзгәреш җиле”дә катнашучыларның быел гонорарлары артуы хакында бер язган идек. Концертта икешәр номер белән чыгыш ясаган атказанган җырчылар — Алинә Шәрипҗанова белән Раяз Фасыйховка 46,5 мең сум, берешәр җыр башкарган Юлия Гарифуллина 76,5 мең, Лилиана Ирназаровага 91,8 мең сум гонорар түләнә. Айдар Сөләймановка 60 мең, Марсель Вәгыйзов 66,2 мең. «Су юлы»н Венера Ганеева ярдәме белән көч-хәл ерып чыккан Тай Стивенска 250 мең сум бирүләре дә алдан мәгълүм иде. Юк, без кеше акчасын тикшермибез. Океан артыннан килгән җырчыларга түләгән кадәр үзебезнең җырчыларны да югары бәяләсеннәр иде, дип пошынабыз.

Фестивальнең бюджеты турында мәгълүмат чыккач, Фирдүс Тямаев «Үзгәреш җиле»нә киткән акчага Татарстанның һәр районындагы биш авыл клубын җиһазландырып булганын санап чыгарган.

«80 миллионны — 43 районның биш авылына бүлеп бирсәләр 400 меңгә якын була. Йә инструмент, йә аппаратура, йә костюмнар тектереп була», дигән фикер белдерә Фирдүс Тямаев.

Азат Хөсәенов: «Концертка барырга мәҗбүр итәләр»

«Таныш укытучылар миңа әйттеләр. Бу концертка көчләп, бушлай барырга мәҗбүр итәләр икән! Баргач кайдадыр фойеда билгеләнергә кирәк. Бармый гына кара — премия фьюйт!», дип яза композитор Азат Хөсәенов.

Концертта зал тулы иде, тамашаны аягүрә басып караучылар да булды. Композитор белдергәнчә, мәҗбүр итмәсәләр дә халык килер иде, дип уйлыйм. Килешәм, «Үзгәреш җиле» турында төрле фикерләр йөри. Алдагы елларда концертны «җилгә очкан акчалар фестивале» дип атаучылар, быел да «Үзгәреш җиле»нә килгән иде. Димәк, концерт белән кызыксыналар, узган елгысы нәрсәсе белән дә булса җәлеп итеп калган. Тамашачылар арасында төрле буын вәкилләре бар иде. Мәсәлән, 5 яшьлек Арслан Сибгәтуллинны әнисе ел саен алып килә икән.

«Улым Арслан белән «Үзгәреш җиле»н бер елны да калдырмыйбыз. Бик җылы хисләр. Бу юлы джаз әзрәк булды сыман. Раяз Фасыйхов, Марсель Вәгыйзов һәм Алинә Шәрипҗановаларның чыгышы ошады. Венера Ганеева да шаккатырды. Минемчә, аңа сәхнәгә күптәннән чыгасы иде», дип Гүзәл Сибгатуллина концертны караганнан соң туган беренче фикерләре белән уртаклашты.

Илсур Сафин: «Причем монда джаз?»

«Тәмам үзгәреп беттек инде! Имеш, джаз белән татар халкының сәнгатен күтәрәләр. Юк эш бу. Акча эшләү генә. Уяныгыз инде. Без бик үзенчәлекле халык. Безнең үзебезнең моңыбыз, җырыбыз, уен кораллары, гореф-гадәтләре, халык җырлары бар. Без бит әдәбияткә, сәнгатькә бай халык. Причем монда джаз? Аның кемнәр музыкасы икәнен беләсезме? Без үз-үзебезне аңламыйбыз!», дигән фикер калдырган Татарстанның халык артисты Илсур Сафин.Өлкән яшьтәге тамашачыларның күңеленә күбрәк сугыш темасына караган җырлар хуш килгән. Мәсәлән, Айгөл Гардисламова башкаруындагы Сара Садыйкованың Мостафа Ногъман сүзләренә язылган «Солдатым» җырын җылы алкышладылар. Айгөл үзе быелгы концерттан канәгать калуын әйтте. Концертта барлыгы 22 җырчы катнашты. Эльза һәм Артур Исламовлар, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Ильвина, Раяз Фасыйхов, Марсель Вәгыйзов, Лилиана Газизова, Лилиана Ирназарова, Зәринә Вилдановалар янына Башкортстаннан Руслан Сәйфетдинов, Гөлшат Хамурзина, Америкадан Тай Стивенс һәм Кубадан Вилли Кей килеп кушылды.

Равил Шәрәфиев: «Һәр нәрсәнең җитешсезлеге дә, яхшы ягы да була»

«»Үзгәреш җиле» проектын эшли башлагач, минем күңелем күтәрелеп китте. Чөнки эстрада концертларыннан еш кына күңелем төшеп кайта иде. Мескен хәлдә. Артта берничә кеше сикергәләп йөргән була, җырчысының җыры юк. «Үзгәреш җиле»н күбесе тәнкыйтьли, көйне бозалар, татарга хас түгел дип кычкырып йөриләр. Минем үземдә дә бар. «Үзгәреш җиле» дигәч татар җырының иң шәпләрен, шәп җырлаучыларын гына күрсәтәләр дип уйладым. Ләкин минемчә булмады. Бу эстраданы Европа дәрәҗәсенә чыгару өчен эшләнгән икән. Әгәр дә җырларны традицион җырласак, гармун белән генә чыга алмас дип уйлаганнардыр. Һәр нәрсәнең җитешсезлеге дә, яхшы ягы да була. Әкрен-әкрен җыелып тиешле бер дәрәҗәгә үсәр дип уйлыйм. Хәерле булсын», диде халык артисты Равил Шәрәфиев.

Үзгәрешне кабул итик!

Теләсә-нинди яңалыкны кабул итәргә без әле әзер түгел. Татарның менталитеты шундый. Думбыра кага-кага фонограммага җырлаучыларның концертына стадионнар тутырып киләбез. Ике җыр арасында урысча сөйләсә дә, бөтен кешенең миенә сеңгән җырларны «яңартып» җырласа да, «халыкны татарча җырлатты бит» дип күккә күтәреп чөябез, мактыйбыз! Уйлап карасаң, «Үзгәреш җиле»н сәхнәгә чыгару өчен күпме көч кергән! Мәсәлән, чараның музыкаль җитәкчесе Вадим Эйленкриг төшендә күреп, татарча «Көйләү» иҗат иткән һәм ул аны концертта башкарды! Төштә көй тудыру өчен өндә татар музыкасы белән ни хәтле «җенләнергә» кирәген үзе генә беләдер. Шушы Мәскәү урысы төшендә татар көе иҗат иткән дип горурланасы урында, без Элвин Грей концертына ишелеп урыслар килгән дип күкрәк кагабыз. Шагыйрьләребез дә заманнан калышмый, Грей концертына йөри хәзер, опера театрына түгел. Кызык та, кызганыч та.

Бәйле