Татарстан / Яңалыклар

Казанда машина йөртүче алты машинаны бәрдерә һәм үзе хастаханәдә үлә

Казанда машина йөртүче алты машинаны бәрдерә һәм үзе хастаханәдә үлә

3 декабрь Казанда “Форд” машинасы йөртүчесе, үзен начар хис итеп, берничә машинаны бәрдергән һәм соңрак хастаханәдә үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.

Һәлакәт бүген иртән “Бакчалар” (“Сады”) җәмәгать транспорты тукталышы янында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Форд” машинасы, юл кырыена чыгып китеп, берничә машинаны бәрдергән.

Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеоязмадан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә кимендә алты машина зыян күргән.

Агентлыкка шәхси чыганак хәбәр итүенчә, машина йөртүченең хроник авыру өянәге башланган, үзен начар хис иткән. Ир-ат идарәне югалтып, һәлакәт китереп чыгарган.

“Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә “Форд” машинасы йөртүченең башы җәрәхәтләнүдән хастаханәдә үлүен әйттеләр. Әлеге һәлакәттә зыян күргән тагын ике кеше хастаханәдә ятудан баш тарткан.

 

 

 

 

tatar-inform
Видео: Татар-информ ютуб каналы
Загрузка...

Добавить комментарий

Такой e-mail уже зарегистрирован. Воспользуйтесь формой входа или введите другой.

Вы ввели некорректные логин или пароль

Sorry that something went wrong, repeat again!