Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы ничә көн ял итәчәк?

-- Алина

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән эш календаре нигезендә, Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы ун көн ял итәчәк.

Шулай итеп, 29 декабрь – шимбә эш көне була һәм ул бер сәгатькә кыскара. 30 һәм 31 декабрь ял көннәре була. 30 декабрь якшәмбегә туры килә. 31 декабрьгә – дүшәмбегә 29 декабрь, шимбә ял көне күчерелә.

Яңа елда республика халкы 8 гыйнварны да кертеп, 10 көн ял итәчәк.

 

 

 

 

 

tatar-inform

Бәйле