«Әгерҗе бит болар, А-Грыз-з, б…» — агрофирма җитәкчесе эшчеләргә 5 ай буе хезмәт хакы түләмәүне үзенчә аңлата

-- Лэйсирэ

Акчасыз бер көн дә яшәп булмый, дип уйласагыз, ялгышасыз. Бер көн генә түгел, биш ай да яшәп була икән. Моның ничек була алуын Әгерҗе районының Тирсә авылыннан шалтыратып сөйләделәр.

Авылның инвесторы булган «Агрофирма-Әгерҗе» ҖЧҖсе эшчеләре кая барырга да белми. Һәр көнне ашыйсы да, кешечә тормыш алып барасы да килә. Тик акча юк. Оешма җитәкчелеге дә хезмәт хакы сорап килгәнне бик яратмый: сезгә акча нәрсәгә – болай да оста урлашасыз бит, дип кенә җавап бирә, ди.

«БАЛАЛАР МӘКТӘПКӘ БАРГАНДА ДА АКЧА БУЛМАДЫ»

Шалтыратучы газетада үз исемен күрсәтмәүне сорады. Белсәләр, хезмәт хакларыбызны бөтенләй бирми калдырырлар, дип борчыла ул. Берничә ел элек, моңа охшаш хәл булган иде инде, дип сөйли.

– Бездән ерак түгел генә Наратлы дигән авыл бар. Анда да эшчеләр акчасызлыктан зарланып, журналистларга шалтыраткан иде. Бу хәлне телевидениедән күрсәттеләр, зур тавыш булды. Сюжет чыккач, икенче көнне үк Наратлы фермасыннан терлекне алып китеп бетерделәр дә, хуҗалыкларын ябып, «Булды, кайтыгыз, башка эш юк монда сезгә», – дип куып кайтардылар. Хезмәт хакын ала алганнары алды, ала алмаганнары – юк. Шуңа үзебез дә куркып кына мөрәҗәгать итәргә булдык, – ди Нурия апа (исеме үзгәртелде – А. З.).

…Тирсә авылы җирләре һәм фермалары колхоздан инвестор кулына күчкәнгә байтак еллар узган инде. Җитәкчеләре алмашынып торса да, эшчеләре шул килеш калган. Авылда башка эш юк, ярап тора, дигәннәр. Хезмәт хакы белән тоткарлыклар башка вакытларда да булган, әмма биш ай буе бер тиенсез утыру кебек хәлне моңарчы күрмәгәннәр. «Агрофирма – Әгерҗе» ширкәте күрсәткән. Акча ала алмавың бер хәл – терлек тә бирмиләр, дип сөйли Нурия ханым.

– Җәй көне безнең авылдан сыерларны алып китеп бетерделәр, фермасыз калдык. Мин шунда сыер сава идем, хәзерге вакытта эшсез өйдә утырам. Алынмый калган хезмәт хакларыбызны бирмәделәр. Фермасы бетсә дә, авылда гараж бар әле – анда авыл хуҗалыгы техникалары тора, комбайнчысы, тракторчысы, шоферы – шул тирәдә эшли. Ләкин аларның да инде июнь аеннан бирле хезмәт хакы күргәннәре юк. Үзеңә тиешле акчаны сорап барсаң, хуҗалык җитәкчесе Радик Мәвлиев: «Әйбәт урлашасыз, акчасыз да яши алырсың», – дип кенә җавап бирә. Мәсәлән ДЦП белән авырткан бер эшче кергәч, аңа җавап шундый булган. «Ичмасам бозау булса да бир», – дип тә сорап барабыз, бозау да юк. Анысын үстереп, сатсаң, акчасы булыр иде хет. Җиңел түгел бушлай эшләп яшәүләре. Өеңдә пенсионерың булса, ярый да ул, утка-газга түләрлек, кәнфит алырлык булса да акча күрерсең. Ә кемнеңдер гаиләсендә андый кеше дә юк. Сентябрьдә: «Әллә бирерме икән», – дип, нык көткән идек, балаларны мәктәпкә әзерлисе бар бит. Хет балалары мәктәптә укыган кешеләргә түләмәсме, дип өметләндек. Бер тиен бирмәде сентябрь аенда да. Башка елларны ашлык бирә иде, быел анысы да юк, – дип сөйли укучыбыз.

Хуҗалыкның бирергә ашлыгы да булмагандыр шул. Эш шунда – Әгерҗе районының 90 процент җирләре, басу-кырлары «Агрофирма Әгерҗе» ширкәте кулында. Быел уракка төшкәч, урып-җыю эшләрен башка районнарны артта калдырып, иң беренче булып тәмамлады алар. Ләкин бу беренчелекнең сәбәбе – җитезлек һәм уңганлык дип нәтиҗә ясап булмый. Җыеп алырлык уңышлары булмаганга шулай тиз беткәндер. Республикада иң начар күрсәткеч Әгерҗенеке – гектарыннан нибары 16,2 центнер ашлык алганнар. Моны җирле халык үзе дә белә икән:

– Әйе, иң алама район безнеке бит инде. Телевизордан да чагыштырып күрсәттеләр: безнең райондагы җирләрнең составы белән Актаныш районы басуларыныкы бер үк икән. Анда мәсәлән, гектарыннан 34 центнер җыелган. «Моны ничек аңларга?» – дип сөйләделәр. Иген уңышы гына түгел, һәрьяклап хәле начар бу оешманың. Без моны җитәкчедән күрәбез. Ул безгә узган елның декабрь аенда килде. Хезмәт хакын «минималка» түләүдән башлады. 9-10 мең сумнар чыгып бара иде. Озак еллар сыер сауганнарның да акчаларын кисеп бетерде. Безгә кадәр ул эшләгән ике хуҗалык та шушылай беткән иде, безнең хуҗалыкны да бетерү өчен килгәнме? Ул җитәкчелек итә башлаганнан бирле хайван башы кимеп бетте, шуңа күрә ул безгә бозау бирә алмый дип әйттеләр инде аны. «Нинди бозау сорыйсыз, аның болай да терлек баш саны тулмый бит», – диделәр. Тирсәдәге ферманы бетергәч, эшчеләр, мескеннәр, кайсы кайда каңгырып, эш эзләп йөри. Бездән 4 чакрым ераклыктагы Наҗар дигән авылда эшләүчеләр бар, әмма ул да бәләкәй генә ферма, бөтен кешегә урын җитмәячәк. Әгерҗе янында бер мегаферма ачты, анда китеп карадылар – эшләргә бик рәт юк диделәр, чөнки терлек үлеп бетеп бара, үлгәннәренең хакын боларның акчаларыннан тотып кала икән. Ярый әле безгә Удмуртия якын. 60 чакрым ераклыктагы Ижау шәһәренә барып эшлиләр, – дип сөйли Нурия ханым.

Шалтыратучыбыз: «Акча түләнми, ашлыклата, бозаулата да алып булмый», дип зарланса да, бөтен кеше дә бу хәлдә түгел икән. Усалраклар берничә айлык хезмәт хакын ала алган. Суд аша. Әмма бөтен хуҗалык эшчесе дә мәхкәмә юлында йөри алмас шул, диләр.

– Судлашу өчен дә акчасы кирәк бит аның. Бу кешедән мыскыл итү инде. Элек эшләгән җитәкчеләр мондый акчасыз вакытларда хет нәрсә дә булса бирә иде. Ә мондый хәлдә алга таба ничек яшәргә – гел белмибез, – дип, чарасызлык белән сөйләде әңгәмәдәшем.

ХАЛЫК ҮЗЕ ГАЕПЛЕ ИКӘН

Мондый хәлләр булгалап тора. Һәр хуҗалыкның да ел саен нәрсә аркасында да булса, акчасы белән проблема килеп тумый калмыйдыр. Йә корылык ел була, йә киресенчә, мул уңыш җыеп алалар да, шуның аркасында ашлык бәясе түбән тәгәри… Быел менә сөт бәяләре төшкәч, болай да көчкә тәгәрәп барган хуҗалыкларның тәгәрмәчләренә бөтенләй таяк тыккан кебек булды. Хәлгә керү дигән әйбер бар. Шуңа күрә, мондый очракта авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесенә каты бәреләсе дә килми.

Ләкин бу очрак – башка. «Агрофирма-Әгерҗе» ширкәте җитәкчесе Радик Рәшит улы Мәүлиев 5 ай буе тилмергән терлекче-шоферларга сабыр иткәннәре өчен рәхмәт әйтәсе урында, үзләрен үк гаепле итеп калдырды.

– Зарплата алдылар, зарланмасыннар. Сентябрь аена кадәр булганнарын бүген тарата башладык, иртәгә алып бетерәләр. 50 миллион сум зарплата таратам, – дип сүз башлады ул.

«Ә тоткарлык нәрсә белән бәйле иде?» – дигән соравым җитәкченең ачуын китерде кебек:

– Сез әзрәк анализ ясый беләсезме ул? 10 ел элек тә ипи бәясе шушы ук иде, хәзер дә шул ук. Ә бәяләр ничә мәртәбә артты шушы ара эчендә? Аннан соң безнең миллиардлаган сум кредит бурычыбыз бар!

Ә эшчеләрнең гаебе нәрсәдә? Эшче алмаган бит ул кредитны. Түли алмаслык булгач, алмаска кирәк… Эшчеләргә хезмәт хакын акчалата түләргә мөмкинлек булмаса, терлек белән бирергә дә мөмкин…

– Бирәбез, алар бит алмый, алар бит «җылап» кына йөри белә. Әгерҗе бит болар, ул бит шуңа да «А-Грыз-з», б… Бүгенге көндә зарплата урынына бирергә дип 928 баш терлек әзерләп куйдым. Таналар, бозаулар, сыерлар… Берсенә бер нәрсә кирәк түгел. Беркем алмый. Эшләгән кеше өстеннән зарлана гына беләләр. Алар урында елап утырырга гына өйрәнгәннәр. Үзем Әгерҗе кешесе түгел, ләкин монда эшкә килгәч, шаккаттым «бездельник»ларга. Фураж урлыйлар көне-төне, печән, салам – авызларына кертмиләр сыерларның… Биш ай буе хезмәт хакы алмадылар дигән сүз дөрес түгел! Сезгә зарланган кеше һәр айныкын алгандыр әле, мин аны белеп торам. Ул бит бөтенесе дә түгел, кемдер августны ала алмаган, кемдер башка бер айныкын. Йөриләр елап… Аларның берсенең дә эшлисе килми, әнә бер дояркага утын алып бирдем бушка, хезмәт хакы бирдем, эшкә чыкмады. Халык бит монда «кошмар просто»! Эштән куа башлыйм икән: «Мин нишлим инде, кая барыйм инде, минем бит ике балам бар», – дип, елый беләләр. Халык шундый монда, шаккатарлык, әйтәм бит. Зарлана беләләр инде, анысы, «жалоба»ны оста язалар.

СӨТ БӘЯЛӘРЕ АРКАСЫНДА

Хезмәт хакы бирелмәү мәсьәләсен, халык үзе кычкырып, таләп итеп йөрмәсә дә, район хакимиятендә дә яхшы беләләр икән. Район башлыгы урынбасары Ришат Тимер улы Нурисламов әйтик, бу мәсьәләне хәл итү буенча эшләр баруын, Президент Рөстәм Миңнехановның да агрофирмадагы проблемалардан хәбәрдар булуын сөйләде.

Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гатауллин Дилүс Гаскәр улы да башлык урынбасары сүзләрен җөпләде. Проблема бар, һәм аны республика күләмендә хәл итү юлларын эзлиләр. Заманында яхшы керем чыганагы булыр дип, агрофирма җитәкчелеге күп кредитлар алган булган, хәзерге вакытта аена 50 миллион сум керем алса, шуның 20 миллионы бурыч каплауга китеп бара, ди.

– 2600 сыерга сөт комплексы, 13 мең дуңгызга торак комплекс, Европа стандартлары белән бәрәңге базлары төзеделәр, 30 комбайн сатып алдылар. Дөрестән дә бу яхшы керем бирергә тиеш иде, ләкин быел сөт бәяләре төште. Литрына 6-7 сум минус белән акча алдык, мондый шартларда хезмәт хакларын вакытында биреп бару кыен була башлады. Без моны эшчеләргә дә аңлаттык. Ләкин вакытында акча алып бара алмагач, барыбер дә бик борчылдылар инде, – дип сөйли җитәкче.

Ә менә болай да яхшы урлашасыз, сезгә хезмәт хакы юк дип әйтүе чын хәл түгелдер, дип бәяләде.

Әгерҗедә оешма эшчеләренә чынлап та хезмәт хакы бирелгәндер дип ышанасы килә. Юк икән, мондый очракта прокуратурага мөрәҗәгать итә аласыз. Әле кредит түләгәннән соң да, 30 миллион сум акчасы калган оешманың, һәр ай саен 50 процент кына булса да хезмәт хакы бирерлек мөмкинлеге табылырга тиеш. Елап утыра һәм зарлана гына беләләр, дип фикер йөртә кайберәүләр. Ә биш ай буе акчасыз утырса, үзләре нишләр иде икән соң?

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Бәйле