Нәбирә Гый­матдинова: “Сездә бозым бар”, дип өйләргә үк керә башладылар

-- Лэйсирэ

Татар­станның халык язучысы Нәбирә апа Гый­матдинова белән аралашканнан соң күңелдә ниндидер җиңеллек, рәхәтлек хисе калды. Җитди һәм тыйнак, искиткеч уңай энергияле кеше белән очрашудан алган хисләремне әйтеп бетерә торган түгел…

– Нәбирә апа, әсәрләрегездә еш кына көндәлек тормышта кулланырга мөмкин булган киңәшләр бирәсез. Үзегез тормышта кулланасызмы аларны? Авырсагыз, ничек дәваланасыз?

– Үскәндә, даруханә дигән әйберне белмәдек без. Ап-актан киенеп йөргән, биш вакыт намазын калдырмаган Акъәбием Нәгыймә абыстай тромбофлебит (аяктагы кан тамырлары) авыруын сөлек белән дәвалый иде. Безнең Аксубай төбәгендә күпмилләтле халык яши: татар, рус, чуваш. Милләтенә аермыйча, бөтенесен дә кабул итте ул. Баш авыртса: “Зурайган бит”, – дип, уклау кыстырып, сөлге белән урап сызлануын туктата, тәлинкәгә догалар язып эчерә иде. Әни инде: “Май үләннәре җыеп калырга кирәк”, – дип, без – бала-чаганы май ахырында урманга үлән җыярга ияртеп китә иде.

Авылыбыз урман белән чолгап алынган, тикмәгә генә әсәрләремә килеп кермәгән ул урман дөньясы. Ике кызымны үстергәндә, дару каптырырга тырышмадым, күбрәк үләннәр белән дәваладым. Олы кызым хәзер дә чөгендер белән кишер суын мәҗбүри эчергәнемне искә ала.

Элек әбиләр кулланган чаралар хәзер онытылды инде. Арка-билләргә банка салу дигән әйбер бар иде, хәзер, кытайлардан өйрәнеп, энә кадап дәвалыйлар. Бил имгәнсә, кызыл балчыкка керосин кушып сылау, аяк буыннары шешсә, җиде-сигез төрле үлән җыеп, шуны пешереп, суытып, аяк­ларны тыгып утыру бар иде. Ләкин авылда бу ысулларның берсен дә кулланмыйлар хәзер. Бөтен кеше даруга ябышкан.

Хәзер авырулар да икенче төрле. Элек, без үскәндә, грипп елга бер тапкыр гына аяктан ега, ә хәзер ел әйләнәсе авырыйлар. Ни өчен бүген төрледән-төрле инфекцияләр таралып халыкны интектерә? Чөнки кеше чит илләргә күп йөри. Аннан нинди генә авырулар ияреп кайтмый!

Үзем, салкын тиеп оныклар авырса, үлән төнәтмәләре әзерлим. Көз-яз айларында икешәр атна гөлҗимеш суы эчәбез. Артыгы ярамый, канны куерта. Балалар тәмле ярата, шуңа күрә гөлҗимешкә өрек, йөзем кушам. Безнекеләр яңа гына сыгылган алма, кишер, кабак сок­ларын да үз итәләр. Ялтыравык кәгазьгә төреп даруханәләрдә сатылган витаминнарга исебез китми.

– “Авырсаң, имче күбәер”, – диләр. Хәзер нәкъ шундый заман килде. Тормыш йөген өстерәгән, йокларга ятканда да аннан аерылмаган кеше сәламәт була алмый, билгеле. Имчеләр дә күбәйде. Әмма аңа карап авырулар саны кимеми.

– Бүгенге көндә азайды әле алар. Берара бик күбәйгәннәр иде. Күпләп китаплар, брошюралар чыкты ул чакта. Махсус тикшереп Татарстан районнарында йөрдем, чит төбәкләргә бардым. Барысы да шарлатаннар. Шәрифҗамал әби кебек әбиләр юк бүтән. Барысы да акчага корылган, билгеле бер суммага дәвалыйлар. Әле ул сине бер генә түгел, ике-өч тапкыр китертә. Ышанган кеше шунда бара. Миннән дә күп кеше: “Нәбирә апа, шундый кешегез юкмы?” – дип сорый. “Бар. Бөек Зат бар. Ул – Аллаһы Тәгалә! Догада булыгыз, намаз укыгыз һәм намаздан соң Аннан барысын да сорагыз. Бөтенесен Ул бирә, кеше заты берни эшли алмый”, – дим. Әгәр ул иманлы кеше булса, акча җыеп ятмаячак. Шәрифҗамал әби беркемнән акча алмады. Акча бирсәләр, ачуы гына чыга иде аның. Гади авыл карчыгы, дан-шөһрәт кирәкмәде аңа. Ул бары тик үзендә булган әйберне кешегә бирде, энергиясе, гыйлеме белән дәвалады.

Казанда да дистәләгән кемсәләр үзләрен экстрасенс дип атый. Аларның берсенә дә ышанырга ярамый, халыкны алдауга корылган бизнес бу. Кешеләрнең беркатлылыгына шаккатарлык. Акча пирамидасын гына алыйк, әйтә торалар, яза торалар, халык акчасын шунда илтә тора. “Сездә бозым бар”, – дип өйләргә үк керә башладылар бит хәзер, ишетеп торабыз. Соңгы акчаларына кадәр чыгарып бирәләр. Ничек шулкадәр ышанырга мөмкин?

– “Чир йә аштан, йә ачтан”, – диләр. Димәк, ач торып кына сәламәт булып булмый.

– Татарстанда бер билгеле шәхес ач торып үлде. Хәзер күп кеше, бигрәк тә яшьләр, диета белән мавыга. Үзләрен дистрофик хәлгә җиткерүчеләр бар. Аллаһы Тәгалә безгә дөньяга килгәндә үк гәүдә төзелешен, чәч һәм күз төсен, күз, колак, борыннарның формасын бирә. Күп кеше үзен пластик операцияләр ясатып үзгәртергә тырыша. Кешенең рухы төзек булу кирәк, гәүдә төзелеше түгел. Рух сәламәт булса, дөнья да, кешеләр дә, үзең дә матур күренәсең. Әгәр рухың чирле икән, тышкы кыяфәтеңне генә рәткә салып берни эшли алмыйсың.

Халык ни өчен авырый? Океан артыннан кергән ризыклар безнең өчен түгел, ә без шуларга мөкиббән китәбез. Борынгыдан килгән үз ризыкларыбыз бар, шуларны ашарга кирәк. Татарның катыгын гына алыйк. Бер табиб миңа: “Мезим” эчмәгез, катык ашагыз”, – диде. Элек-электән татарның табынында, нәрсә генә ашаса да, катык торган. Димәк, аны әби-бабаларыбыз белеп кулланган.

Ашауда чама булырга тиеш. Әмма ач торуны кабул итә алмыйм.

Чыганак һәм фото: Акчарлак

Бәйле