Синоптиклар алдагы көнгә фаразларын җиткерә

-- Лэйсирэ

7 декабрьдән республика буенча аязучан болытлы һава торышы хөкем сөрәчәк. Юеш кар явуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте. Юлларда бозлавык булуы мөмкин.

Һава температурасы төнлә 6 градустан 15 градуска кадәр салкын, көндез -3, — 8 градус көтелә.

Метеорологлар фаразлары буенча, температура нормага якын булып саклана.

Фото: Бизнес Онлайн

Бәйле