Ләйлә Дәүләтова Казан концертында Рөстәм Нәбиев гаиләсенә кыйммәтле бүләк ясый

-- Julia Julia

//Юлия Насыбуллина//Тatar today//

Залда алма төшәр урын да булмады. Барысы да — «Адәм белән Һава»ның тугры тамашачылары, тапшыру геройларының язмышларына битараф булмаган кешеләр. 1 декабрьдә Ләйлә Дәүләтова «Адәм белән Һава» тапшыруы йолдызларын Пирамида сәхнәсенә җыйды.

Концертка килүчеләрнең күбесен Ләйлә Дәүләтованың тормышы кызыксындыра булып чыкты. Ләйләнең әнисе яшендәге ханым Татар Тудей хәбәрчесе белән әнә шул хакта аралашты.

«Мин Ләйләнең әнисе белән бер яшьтә инде. Ләйлә оештырган концертларны калдырганым юк. Үзенең тормышы, кем белән яшәве турында сөйләмәс микән дип өметләнеп килдем бу юлы. Ләйләнең үзе турында да беләсебез килә, без аны бик яратабыз», диде ул. Сәхнә артына кергәч, әлеге сорауны Ләйлә Дәүләтованың үзенә бирдек.

«»Адәм белән Һава»га лаеклы гаиләм булгач сөйләрмен»

«Минем максатым үзем турында сөйләү түгел. Башка танылган шәхесләрнең тормышларын күрсәтү. Шуңа күрә бүгенге концертта тормышым турында сөйләргә җыенмыйм. Берәр кайчан «Адәм белән Һава»га, лаеклы гаиләм була алса, сөйләрмен, бирсен Ходай», дип җавап кайтарды Ләйлә Дәүләтова үзенең тормышы белән кызыксынучыларга.

— Адәм баласы сөйләп бушана, диләр. Тапшыру геройлары урынына утырып, бушанасыгыз килгән вакытлар бармы?

— Юк, минем бары тик үз урынымда гына буласым һәм үз тормышымда яшисем килә. Сайлап кире үтәсе булса, мин бернәрсәне дә үзгәртмичә, нәкъ менә шушы юлымнан кабат узар идем. Бүгенге тормышымнан бик кәнәгать, ди Ләйлә Дәүләтова.

«Туган илемне сакларга туры килсә, мин барачакмын!»

Бу көнне кичәнең герое берсүзсез Рөстәм Нәбиев булды. Чөнки аның язмышы берәүне дә битараф калдыра алмый. Егеткә тамашачыларның әйтер сүзләре күп җыелган булып чыкты, сораулар явып кына торды. «Армиягә бару кирәкме, әллә зур акчалар түли-түли «военник»ны сатып алу хәерлерәк буламы?» Тамашачыны иң кызыксындырган сорау шул булды.

«Тормышта төрле хәлләр була. Бернигә дә карамастан, һәр ир-ат Ватан каршындагы изге бурычын үтәргә тиеш, дип саныйм. Аллаһ сакласын, әгәр киләчәктә туган илемне сакларга туры килсә, мин барачакмын. Минем илем — ул минем гаиләм. Шушы фаҗигагә кадәр мин илемнең патриоты идем, аякларымны югалткач та фикерем үзгәрмәде. Үз илем өчен көрәшергә һәрвакыт әзер», диде сау-сәламәт килеш хәрби хезмәткә китеп, аннан аяксыз кайткан Рөстәм Нәбиев. Ул тамашачы каршына үзенең гаиләсе белән чыкты. «Миңа бүген яшәргә, алга таба барырга шушы гаиләм көч бирә», диде Рөстәм. Ләйлә Дүәләтова концерт башында тамашачылар, яки катнашучылар арасыннан берәүгә Казанның «Алмаз» ювелир заводында җитештерелгән 27 бриллиантлы алтын йөзек бүләк итәчәге хакында әйткән иде. Әлеге бүләккә Рөстәм Нәбиев гаиләсе лаек дип табылды. 27 бриллиантлы алтын йөзекне Рөстәм сәхнәдә үк тормыш иптәше Индираның бармагына кидерде. «Чын бриллиантлар хуҗасына байлык, дәрәҗә, тынычлык китерә диләр. Куанычлы булсын, бәрәкәт китерсен», дигән теләкләрен җиткерде аларга Ләйлә ханым.

«Үзе дә ачылып бетсен иде» — Җырчылар Ләйлә Дәүләтова турында нәрсә уйлый?

«Без Ләйлә белән икебез дә башка планета кешеләре. Шуңа күрәдер инде концертларыбыз да «мөгезле» була. Безне сөйлиләр, безнең белән кызыксыналар, шуның белән тәмле дә ул. «Адәм белән Һава» тапшыруына чакырган вакытта Ләйләне һәрчак кисәтәм. «Кызый, мин синнән дә, синең сорауларыңнан да курыкмыйм, еламыйм, тырышма да» дим. Бу сүзләрне ничә тапкыр әйтсәм дә, барган саен акырып елап кайтып китәм. Бәгырьнең түренә үтеп керә торган сораулар бирә ул, кешене ача белә», дип сөйләде Илсөя Бәдретдинова Ләйлә Дәүләтова туында.

Популяр җырчының сүзләрен танылган юмор остасы Данир Сабиров та раслады. «Ләйлә бөтенесе биргән сораулар бирми, аның үзенчәлеге бар. Мин гомергә ачык кеше булдым. Шул ачык булганым аркасында язмыш сынады. Дуслар арасында үземне сатканнары да булды. Кем икәннәрен әйтмим, авыр кичердем», диде Данир. Ә менә Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров башка фикер белдерде.

«Ләйләнең геройларны төрле яктан ачасы килә. Ләкин капчыктагы бөтен чүпне халык алдына чыгарып селкергә ярамый. Төрле кеше төрлечә яши. Матур яшәү рәвеше алып баручыларны күбрәк пропагандаларга кирәк. Тапшыру озын гомерле булсын. Шушы «Адәм белән Һава» тапшыруында Ләйләнең ирен дә күрәсе килә. Аның үзенең кешене бик ачасы килә, менә үзе дә ачылып бетсен иде», дигән теләк җиткерде Рөстәм Закиров.

Концертта нинди җырчылар катнашты яки «татарның Бузовасы» кем ул?

Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» йолдызлары концертын атказанган артист Рөстәм Гайзуллин белән Раяз Фасыйховның бертуган энесе Рәсим Фасыйхов алып барды. Рамил Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Раил Садриев, Филүс Каһиров, Данир Сабировтан кала башка җырчылар гаиләләре белән килгән иде.

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов һәм Рөстәм Закиров белән Люция Мусиналар сәхнәдә балалары белән чыгыш ясады. Салават Миңнеханов исә тиздән әти булачак. Гүзәлемнең корсагы шактый гына түгәрәкләнгән дип күрдек. Бертуган Ганиуллиналар бишәүләп тә, аерым да чыгыш ясадылар. Күптән түгел генә кияүгә чыккан Лилия Сәләхетдинова да ире белән килгән иде. Рөстәм Нәбиев һәм аның гаиләсен сәхнәдән җибәрергә теләмәделәр. Җырчылар арасында тагын бер үзенчәлекле катнашучы бар иде. Ул үзен «татарның Бузовасы» дип атады.

«Гөлназ Хәлимова гомумән җырлый белми һәм ул аны башкалар сыман яшерми. Сәхнәдә җырлау аның бердән-бер хыялы. Без Гөлназ белән бүген беренче тапкыр сәхнәгә чыгабыз. Аның өчен махсус «Патшабикә» дигән җыр яздым», дип тәкъдим итте аны Ләйлә Дәүләтова.

«Рус эстрадасында Ольга Бузова бар, татарныкында мин булырмын. Җырларга күпләр хыяллана, кайберәүләрнең мөмкинлекләре юк. Минем менә андый мөмкинлегем бар. Бүген без Ләйлә Дәүләтова белән «Патшабикә» дигән җыр башкарачакбыз. Бу миңа атап язылган җыр. Мин тормышта да патшабикә», дип үзе белән таныштырды сәхнәгә тәүге адымнарын атлап килүче Гөлназ Хәлимова. Уңышлар телик!

Бәйле